Татарстанда балалар бакчаларында 600ләп тәрбияче җитми

Татарстанстат китергән мәгълүматларга караганда, республикада соңгы дүрт елда балалар бакчаларында педагогик хезмәткәрләр саны 2 процентка кимегән. Нәрсә белән бәйле бу? Хезмәт хакы азмы, әллә балалар белән эшләргә атлыгып тормыйлармы? Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан әнә шул хакта белештек.

Татарстанстат хәбәр иткәнчә, бүген республика бакчаларында 21800 педагог эшли. 2020 елда барлыгы 22700 белгеч хезмәт куйган. Бездәге тәрбиячеләрнең 83,1 проценты – югары белемле. Барлык хезмәткәрләрнең 75,6 процентын тәрбиячеләр тәшкил итә. Өлкән тәрбиячеләр – 4,1, музыка белгечләре – 6,3, логопедлар –5,2, башка белгечләр – 8,8 процент.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге белдергәнчә, быелның гыйнвар башына республикада, бигрәк тә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә 600ләп тәрбиячегә ихтыяҗ бар.
– 2021 елда республикада 16628 тәрбияче исәпләнсә, узган ел алар 16518 булган. Бу 100 белгечкә кимрәк дигән сүз. Тәрбиячеләр саны кыскару мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының ябылуы яки кыскаруына бәйле, – дип аңлаттылар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү