Җәйге сезонда (апрельдән октябрьгә кадәр) Россия буенча очучы самолетларга билет бәяләре узган елның шушы ук чорындагыга караганда 5−10%ка арткан. Бу хакта “Известия” турлар һәм билетлар сату буенча өч зур агрегатор мәгълүматларына таянып яза.
Шулай итеп, җәйге сезонда самолетта барып кайту чыгымы уртача 14 800−16 456 сумга төшәчәк. Шул ук вакытта апрель аенда эчке авиарейслар бәясе март аендагы белән чагыштырганда 9−16%ка арткан. Басмада билгеләп үтелгәнчә, алдагы елларның шушы чорында билет бәяләре арзанрак булган.
ыйммәтләнүнең сәбәбе – авиакомпанияләргә санкцияләргә каршы субсидияләр бирүне туктату.
Узган атнада Россия транспорт министры урынбасары Игорь Чалик белдергәнчә, быел Россиядә самолет билетлары, авиакомпанияләргә субсидия күләме кимү сәбәпле, 15−30%ка кыйммәтләнергә мөмкин. Соңыннан ул бу фаразның авиакомпанияләр мәгълүматлары нигезендә ясалуын искәрткән. Транспорт министрлыгында исә бәяләрнең 5,3%лы инфляциядән артмаячагына исәп тоталар.
Ә менә чит илләргә очучы самолет билетлары бәясе, киресенчә, узган елдагы белән чагыштырганда, кимегән. Бер агрегатор мәгълүматларына караганда, якындагы чит илләргә – 5% ка, ерактагы чит илләргә – 17%ка.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat