Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингтахәбәр итүләренчә, республикада һәр алтынчы авыл диярлек олы юлдан “өзелгән”.
– Безнең 3 меңнән артык авылыбыз бар. Бүген шуларның 519ына юл юк. Төбәк дәрәҗәсендәге 13 мең чакрым озынлыктагы юлның 500 чакрымы тирәсе – ул грунт юллар. Мәсьәләне хәл итү өчен, мондый авылларны үзебездә чыга торган вак таш җәеп зур юлга тоташтырырга ниятлибез. Сүз машина хәрәкәте артык зур булмаган кечкенә авыллар турында бара. Былтыр республиканың Менделеев, Әгерҗе, Мамадыш районнарында юлларга вак таш җәеп, мондый ысулны сынап карадык инде. Яз көне сыйфаты канәгатьләндерде. Һәркемнең яхшы юллардан йөрисе килә, әлбәттә. Әлеге мәсьәләнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңлыйбыз, – дип сөйләде Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Авыл эчендәге юлларга килгәндә, бүген күп кенә салаларда бу эшне үзара салым акчасына башкаралар. Министр әйтүенчә, бу яктан программа бик отышлы. Халык биргән һәр 1 сум акчага дәүләт 4 сум өстәп түли.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat