Казанга кызамыкка каршы вакцина кайтарганнар

Казан сырхауханәләренә кызамыкка каршы вакцинаның яңа партиясе кайткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Идарәдә искә төшереп үтелгәнчә, кызамык – вируслы авыру. Чир йоктырган кешенең тән температурасы күтәрелә, томау төшә, йөткертә, күзләре ялкынсына һәм тәне тимгелләр белән каплана. Кызамык үпкә, баш мие ялкынсынуга, көзән җыеруга китерергә мөмкин. Вирус һава аша тарала.
Казанның медицина учреждениеләре кызамык белән авырмаган, шулай ук прививка ясатмаган кешеләрне вакцинациягә чакыра. Шулай ук кызамыкка каршы үзенә прививка ясалу-ясалмавын белмәүчеләр, прививканы бер тапкыр гына ясатучыларга да кагыла бу. Биредә сүз, балалардан тыш, 35 яшькә кадәрге кешеләр һәм чир йоктыру куркынычы булган төркемнәргә керүче 36дан 55 яшькә кадәрге кешеләр турында бара.
“Мондый төркемнәргә медицина һәм мәгариф оешмалары, сәүдә, транспорт, коммуналь, социаль өлкә хезмәткәрләре, вахта ысулы белән эшләүчеләр һәм Россия дәүләт чиге аша үткәрү пунктларында эшләүчеләр керә”, – дип аныклап үтелгән Казанның сәламәтлек саклау идарәсендә.
Моннан тыш хәзер Бөтендөнья иммунизация атнасы бара. Шуңа күрә белгечләр пневмококк инфекциясеннән прививка ясату зарурилыгы турында да искәртә. Аны үпкәсендә хроник чирләрдән интегүче 60тан өлкәнрәк кешеләргә ясатырга кирәк. Вакцинация узу өчен яшәү урыны буенча сырхауханәгә (ОМС полисы буенча беркетелгән сырхауханә) мөрәҗәгать итү сорала.


Фикер өстәү