Татарстанда илкүләм проект кысасында 1 130 чакрым юл төзекләндерелгән

Татарстанда “Куркынычсыз һәм имин юллар” илкүләм проектын тормышка ашыру барышында 1 129,8 чакрым юл төзекләндерелгән.

Быел республикага бу эшкә 10 миллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирелгән. Аерым алганда, төбәк дәрәҗәсендәге 222 чакрымга якын юлны рәткә китерәчәкләр. Мәсәлән, Азеево – Чирмешән – Шентала, Чистай – Түбән Кама, Апас – Тәтеш юлларында йөрүчеләр җиңел сулап куячак. Биредә юлларны төзекләндерәчәкләр. Юлчылар күперләрне дә уратып узмый. Агымдагы елда республика 38 күпердә, шуларның 4сен өр-яңадан сафка бастырачаклар, төзү һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. Мәсәлән, Әлмәт районында Дала Зәе елгасы аша салынган күпердә ремонт эшләре төгәлләнәчәк. Чирмешәндә Зур Чирмешән елгасы аша салынган күпер дә яңа сулыш алачак.

Исегезгә төшерәбез, илкүләм проектлар, шул исәптән, “Куркынычсыз һәм имин юллар” Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан бирле тормышка ашырыла. Моңа кадәр, 2017–2018 елларда, илнең кайбер төбәкләрендә “Куркынычсыз һәм имин юллар” өстенлекле федераль проекты гамәлдә иде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү