Сак бул! Сине өйдә көтәләр!

Иртән чыгып киткәндә, кичкә өйдә көтүләрен онытмаска кирәк! Көнебезнең күп өлеше эштә үтә. Эш урынының куркынычсызлык таләпләренә туры килүе дә, сәламәтлек өчен уңайлы булуы да мөһим. Һәр эш бирүче үзенең хезмәткәрен кайгыртырга, аңа тиешле шартлар тудырырга тиеш. Хезмәтне саклау көне уңаеннан оештырылган журналистлар белән очрашуда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры  Эльмира Зарипова шулай диде.

–  Быел өч айда Дәүләт хезмәт инспекциясенә эш урыннарына бәйле бәхетсезлек очраклары турында 49 хәбәр килде. Шуның 17се үлем белән тәмамланган. Узган елның бу вакытында 51 хәбәр алынган, шуларның 21ендә кешеләрнең гомере өзелгән иде. Без саннарның кимүен күзәтәбез. Әмма һәлак булган кешеләрнең гаиләләре кызганыч. Алар бит туендыручысыз, ятим кала. Әнә шуңа да эш урыннарында күңелсезлекләргә юл куймаска кирәк, – ди министр.

Эльмира Зарипова сөйләвенчә, иң куркыныч һәм җәрәхәт ала торган өлкәләр дип транспортировка, саклау, эшкәртү, төзелеш санала. Узган ел эштәге имгәнүләрне киметә алганнар. Җәрәхәт алулар белем бирү учреждениеләрендә – 5,5, сак оешмаларында – 4, электр энергиясе җитештерүдә – 2,5, файдалы казылмалар белән шөгыльләнүче оешмаларда 1,8 тапкыр кимегән. Ә менә сәүдә өлкәсендә имгәнүләр 2,3 тапкыр арткан. Авыл хуҗалыгында да, сәламәтлек саклау оешмаларында да бәхетсезлек очраклары күбәйгән.

– Без 1 апрельдән 1 июньгә кадәр хезмәт урыннарында төрле юнәлештә эшләр алып барабыз. Кайдадыр техник белемнәрне ныгыталар, кайбер оешмада яңадан укыталар, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәләр, анкеталар тутырталар.  Кайбер министрлыклар да бу ике айда безгә кушыла. Техниканың төзеклеге тикшерелә. Эш бирүчеләр арасында хезмәт урыннарын саклауга бәйле бәйге дә игълан ителде. Кыскасы, эш урыннарында уңайлы шартлар тудырыла, – ди министр.

Сүз уңаеннан, республиканың бер зур оешмасы җитәкчесе, эш урыннарында имгәнүләр булмасын өчен, катгый таләпләр куйган. Анда баскычтан менгәндә дә, төшкәндә дә махсус тоткычларга тотынасы. Коридорларда телефоннан сөйләшергә ярамый. Аяк астына карамыйча, абынып егылулар булмасын өчен, хезмәткәр эш урынында телефонын махсус тартмага салып куя.

Министр исә, күп әйбер кешенең үзеннән дә тора, дигән фикердә. Бәхетсезлек очракларына кешеләрнең куркынычсызлык таләпләренә бармак аша каравы сәбәпче икән. Күптән түгел бер оешмада кондитер махсус җиһаз белән юасы әйберне кулы белән генә юа. Нәтиҗәдә, кул чугы имгәнә. Ашлык эшкәрткәндә бер егет, кызыксынып, карарга дип килә дә, автомат җиһаз аны тартып ала. Төзелештәге егылып төшүчеләрнең күбесе саклык каешларын кимәгән була. Күптән түгел бер ир-ат шул рәвешле егылып төшеп үлә.

«Кешене штраф белән генә куркытып булмый», – ди министр. Үз гомере үзенә кадерле булырга тиеш!

– 2023 ел башыннан хезмәтне саклау һәм имгәнүләрне булдырмауга бәйле 51 җинаять эше кузгатылды. Эш урыннарында кагыйдә бозган 2793 кешегә штраф салынды. Шунысы сөендерә: соңгы 4 айда республиканың 36 районында эш урыннарында имгәнүләр теркәлмәгән, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү