Яшел Үзәндә лифт төзәткәндә 39 яшьлек эшченең һәлак булу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу ир-ат кибеттә лифт төзәтүче оешмада эшләгән. Склад бүлмәсендә ремонт эшләре вакытында, өстенә лифт платформасы төшеп, башын изгән. Төзелеш эшләре алып барганда иминлек кагыйдәләрен санга сукмау очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.
Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat