15 мең кешене законсыз мобилизацияләүдән коткарып калганнар

Чакырылыш барышында закон бозуның 12 меңнән артыграгы ачыкланган.

Прокурорлар 15 мең кешене нигезсез мобилизацияләүдән йолып калган, дип яза ТАСС. Россия генераль прокуроры беренче урынбасары Анатолий Разинкин әйтүенчә, прокуратурага Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә игълан ителгән өлешчә мобилизациянең барлык этапларын тикшерү бурычы йөкләнгән.

Разинкин сүзләренә караганда, прокурорлар закон бозуның 12 меңнән артыграк очрагын, шул исәптән 15 мең кешенең законсыз чакырылуын ачыклаган.
Разинкин билгеләп үткәнчә, прокурорлар өлешчә мобилизация башлануга ук чакырылыш комиссияләре составына кергән. Алар ярдәмендә күп кенә закон бозуларны үз вакытында булдырмый калуга һәм кимчелекләрне юкка чыгаруга ирешелгән.

Мәсәлән, прокурорлар мобилизацияләнүчеләрне хәрби кием, төрле кирәк-ярак белән, тиешле түләүләр һәм ташламалар белән тәэмин итүгә ирешкән. Хокук сакчылары шулай ук мобилизацияләнүчеләргә медицина ярдәменең, реабилитация хезмәтләренең тулы күләмендә күрсәтелү-күрсәтелмәвен, аларның эшкә урнаша алу-алмауларын күзәтеп-барлап тора.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү