Татарстанның юстиция министры Нотариат көне белән котлады

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Нотариат көне белән котлады. 

Хөрмәтле нотариуслар һәм нотариаль палаталар хезмәткәрләре! Нотариат көне уңаеннан чын күңелдән котлауларны кабул итегез!

30 ел эчендә Татарстан Республикасы нотариаты зур, җитди үсеш юлын үтте, гражданнарга һәм юридик затларга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтүнең иҗтимагый-хокукый системасының төп институтларының берсенә әверелде.

Нотариат үсеше дәвам итә. Республикада хокукый якланганлыкны тәэмин итү һәм хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү өчен нотариуслар эшенең югары әһәмияте үзгәрешсез кала.

Нотариусларның югары дәрәҗәдәге һөнәри компетентлыгы, аларның принципиальлеге һәм сайлаган юлларына тугрылыгы җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклауның мөһим шарты булып тора.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, җаваплы эшегездә уңышлар телим! Бәйрәмегез белән котлыйм!

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү