Казанның Бауман урамында ачык һавада музей пәйда булырга мөмкин

Фәннәр академиясе галимнәре Татарстан фәне казанышлары турында интерактив музей булдырырга тели. Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар җәмәгатьчелеге белән очрашуында Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов шундый тәкъдим җиткергән.

Галим мондый музейны Бауман урамында Фәннәр академиясе бинасы янәшәсендәге мәйданчыкта оештырырга тәкъдим иткән. “Татарстанның абруен үстерү өчен тагын бер чара булачак бу. Казан да яшәүчеләр өчен дә, шәһәр кунаклары өчен кызык булачак”, – дигән ул.

Галимнәр әйтүенчә, интерактив музей тәүлек әйләнәсе – көндез дә, төнлә дә эшләячәк.
“Туристлар, шәһәр халкы, кунаклар күрсен өчен, Бауман урамында ничек итеп музей булдырырга мөмкин икәнен уйлашыгыз, тәкъдимнәр әзерләгез”, – дигән Татарстан Рәисе, һәм башка илләрдә музейлар оештыру тәҗрибәсен өйрәнергә кушкан.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү