Тутый кошлар үрчетеп сатучы Ләйсән Шакирова: «Алар үбешергә ярата»

Казанда яшәүче Ләйсән Шакирова тутый кошлар үрчетеп сата. Берсе – 1–2 мең сум. Баксаң, шәһәрдә әлеге кошчыкларны сораучылар аз түгел икән. Яхшы кулларга эләксәләр, бик сөенәләр. Ә тутый кош асрауның үз серләре бар.

Ләйсән – Саба районы Татар Икшермәсе авылы кызы. Кечкенәдән тутый кош турында хыялланган. «Тик авылда безгә аны кем алсын инде? – ди. Шәһәрдә яшәгәндә дә, сатып алсам, тәрбияли алмам, дип икеләнгән. Ә җай үзеннән-үзе килеп чыккан. Танышы җылы якка киткәндә, кенәриен калдырган. Ләйсән интернеттан аны тәрбияләүнең бөтен шартын өйрәнгән. Шуннан соң үзләре дә сатып алган. Яңа елга бүләк ясаганнар, кыскасы.

– Җәнлекләрне, тереклек дөньясын бик яратам. 15 елдан артык аквариум тоттым. Балык җене мәрхүм әти Миңнулладан күчкәндер, мөгаен. Хәзер менә тутый кошлар белән мәш киләм. Алар сабый бала кебек. Ачуланганны яратмыйлар, игътибар кирәк. Яратуны сизәләр, үземне үбеп кенә торалар. Җилкәмнән дә төшмиләр, – дип елмая медицина өлкәсендә эшләүче Ләйсән ханым.

Тутый кошка кызы Камилә Маша дип исем кушкан. 1,5 ел узгач, парсыз килеш йомырка сала башлаган ул. Шуннан соң аңа пар эзләргә тотынганнар. Тик берничәне «димләп» карасалар да, «көяз кыз» берсен дә яратмаган: чукыган, янына китермәгән. Вәт хәйләкәр, үзеннән яшьрәк егетне сайлаган.

– Алар арасында беренче көннән үк мәхәббәт туды. Мөнәсәбәтләрен күзәтүе бик кызык иде. Шуннан соң Максим белән Пугачева дип йөртә башладык. Ана кошчык алты йомырка салды. Беренче партиядән икәү генә чыкты. Без аларны саттык. Карарга мәшәкате күп. Шуңа күрә балаларын үстереп сатабыз. Ярты ел саен бәби чыгаралар. Хуҗалары, кошчыкларны бик яраттык, дип язгач, күңелгә рәхәт булып китә, – ди Ләйсән.

– Сөйләшә беләләрме, сүгенмиләрме соң? – дип сорыйм хуҗабикәдән.

– Белмиләр шул, тик өйрәтәсем килә. Моның өчен вакыт күп кирәк, – ди.

Тутый кошларның үз холкы. Ялгызлыкны яратмыйлар. Хуҗалары кайтуга, чыркылдаша башлыйлар икән. Шелтәләү дә ошамый. Көченнән килгән әйберне күтәреп читкә ыргытырга да күп сорамыйлар. Обойларны чукып, этлек эшли торган гадәтләре дә бар икән. Камиләгә дәрес әзерләргә дә «булыша»лар.  Кызчык: «Тәртипле генә утырыгыз, комачауламагыз», – дип үзенчә кисәтү дә ясап ала. Ашауга талымчан түгел. Хуҗалар тәмлүшкәләрне башта алардан авыз иттерә. Тик күбрәк кибет азыгы бирәләр икән.

– Шартлар кирәк. Читлектә генә тотарга ярамый. Очарга да чыгарабыз. Кимерергә әйбер куябыз. Көн саен асларын җыештырып торасы. Якты һәм дымлы, җил тими торган урын сайлагыз. Аягы аксый башлагач, Д витамины эчерттек. Шуннан соң гына рәтләнде. Дөрес итеп тәрбияли белергә кирәк. Алар өйгә ямь бирә, – ди Ләйсән Шакирова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү