Нәрсә ул ясалма акыл?

Соңгы вакытта ясалма акыл һәм ул ачкан мөмкинлекләр турында шау-шу бара. Чит илләрнең һәм Россиянең матбугат чаралары ул ачкан мөмкинлекләргә хәйран кала, ә айтишниклар, бер-берсен уздырып, ачышлар ясый, аны гамәлдә кулланырга омтыла. Моның өчен миллиардлаган сум акча тотыла. «Ясалма акыл» (AI) дигән нәрсә ул – адәм акылы таләп ителгән гамәлләрдә компьютерларны һәм башка җайланмаларны куллану мөмкинлеге бирүче технологик ысуллар берлеге.

Ясалма акыл турындагы хыял кешедә борынгы заманнарда ук булгандыр. Мифларда, легендаларда, әкиятләрдә һәр адымда кешегә ярдәм итүче акыллы затлар бик еш очрый бит. Ләкин аны чынга ашыру буенча узган гасыр урталарында гына ныклап шөгыльләнә башлыйлар. 1956 елда Дармут колледжында Джон Маккарти уздырган конференция моның рәсми башлангычы булып санала. «Ясалма акыл» (artificial intelligence, AI) дигән термин да шунда кабул ителә. Аннан соңгы чорларда да эшчәнлек тукталмый, ясалма акылның төрле модельләре, алгоритмнары барлыкка килә. Ә интернет һәм алдынгы технологияләр үсеш алу белән катлаулырак, төгәлрәк алгоритмнар төзү мөмкинлеге туа һәм ЯА кискен үсеш ала.

Бүген ул күз иярмәс тизлек белән үсә һәм медицина, транспорт, финанс, җитештерү һ.б. өлкәләрдә кулланыла. Әйтик, сәламәтлек саклау мәсьәләсендә ул тиз арада төгәл диагноз куярга һәм дәвалау алымнары тәкъдим итәргә сәләтле икән. Бу хакта галимнәр үзләре дә шаккатып сөйли.

Хәйран итәрлеге дә бар. Аны төгәллек таләп итүче өлкәләрдә генә түгел, ә сәнгатьтә дә кулланып була бит. Хәер, сәнгатьнең күп төрләре үзләре үк төгәллек таләп итә инде. Сурәт ясау, фотога төшерү, музыка яздыру кебекләре, мәсәлән, математик гамәл шикелле тоела: һәр нәрсәне тиешле микъдарда гына куллануны сорый. Һәм рәхим ит: компьютер барсын да сиңа үзеңнән дә төгәлрәк итеп эшләп бирә ала. Шуңа күрә, бүген ясалма акылның фотосурәтләрне, картиналарны чистарту, төсләр белән баету кебек мөмкинлекләре киң кулланыла. Алай гына түгел әле, ул сүз белән тасвирлауны картинага әйләндерү мөмкинлегенә дә ия. Әйтик, син табигать күренешләрен, яки кемнеңдер кыяфәтен сурәтләгән текст төзисең, ә компьютер шуны рәсемгә әйләндерә. Яхшы сыйфатлы рәсемгә. Барысы да синең язмаңның төгәллегеннән, сүзләр белән эш итә белү сәләтеннән тора. Гаҗәп бит инде!

Моннан тыш, ясалма акылның видеоязмалар өчен сценарийлар төзү, шуның буенча видео төшерү сәләте дә киң кулланыла. Музыка да яза белә ул. Анысы да хәйран гына килеп чыга икән. Amper дип аталган виртуаль композитор, мәсәлән, тулы бер альбом язган һәм аны, 2017 елның 21 августында, җырчы Тэрин Саузерн белән берлектәге концертта тәкъдим иткәннәр. Бу – музыкаль альбомны кеше язмаган беренче очрак.

Лондонның Jukedeck компаниясе уйлап чыгарган ясалма акыл да сез теләгән, кәефегезгә туры килгән музыканы берничә секунд эчендә хасил итә. Музыка язуда үз көчеңне компания сайтында сынап карарга мөмкин. Бик күп җырчылар виртуаль композитор язган аккомпанементка эшләргә ярата, алар фикеренчә, беркайчан да арымаган, музыка турында барысын да белгән партнер белән эшләү бик уңайлы.

Тавыш белән эшләү сәләте болай гына бетми әле. Ул тавышны – текстка, текстны тавышка әйләндерә белә. Хәтта билгеле бер текстны үзеңнең, яки башка кешенең тавышы, сөйләү манерасы белән дә укытырга мөмкин. Әйтик, хикәя язасың да, аны инглиз теленә әйләндереп, берәр илнең Президенты, яки бүтән танылган кешесе тавышы белән укытасың. Кызык кына килеп чыга. Текст өлкәсендәге тәҗрибәләр турында мин соңрак сөйләрмен, чөнки ул миңа әйтеп бетергесез дәрәҗәдә кызык тоелды. Әлегә шуны гына әйтергә мөмкин: ул язган яки тәрҗемә иткән мәкаләләр бүген интернет-кибетләрдә, социаль челтәрләрдә, һәртөрле сайтларда киң кулланыла. Робот язган романның Япониядә узган әдәби конкурсның беренче турына үткәнен дә беләсездер. Болар инде – берничә ел элек булган хәлләр, бүген AI бөтенләй башка дәрәҗәдә.

Гомумән, ясалма акылның нәрсәләргә сәләтле икәнен аны уйлап табучылар да, төрле гамәлләргә өйрәтүчеләр дә тулысынча бәяләп бетерә алмый. Чөнки ул туктаусыз өйрәнә, камилләшә. Кайбер белгечләр фикеренчә, ул хәтта үзлегеннән өйрәнүгә дә сәләтле икән. Шуңа күрә, аның нинди юнәлештә үсеш алачагын күз алдына китерү дә авыр.

Аның бик файдалы яклары да, шик-шөһбә уята торган сыйфатлары да җитәрлек. Facebook үткәргән тәҗрибәләр вакытында, мәсәлән, Боб һәм Элис дигән ике робот инглиз телендә үзара гәпләшергә тиеш булган. Ләкин көтмәгәндә алар бөтенләй бүтән, беркем дә белми торган телдә аралаша башлаган. Һәм иң кызыгы: алар бер-берсен аңлаганнар. Бу аларның Гугл-тәрҗемәчедәге мәгълүматлар нигезендә үз телләрен булдыруга да сәләтле икәнен күрсәтә.

Кызык хәлләр дә булгалый. Tencent QQ компаниясе, клиентлар белән аралашу, аларның сорауларына җавап бирү өчен, ясалма акыл нигезендә бот (виртуаль робот) ясый һәм аны Кытайдагы ике кибеткә тәкъдим итә. Клиентларның берсе шунда: «Яшәсен коммунистлар партиясе!» – дигән язу калдыра. Робот болай дип җавап бирә: «Шулкадәр җитешсезлекләре булган һәм коррупциягә баткан сәяси система чынлап та кирәк дип уйлыйсызмы?» Шундыйрак берничә фикердән соң, ботның эшен туктатырга мәҗбүр булганнар.

Ни генә әйтсәң дә, ясалма акыл үсештә һәм аннан баш тарту мөмкин түгел. Бәлки, кирәкмидер дә. Бик күп өлкәләрдә ул кешегә алыштыргысыз ярдәмче була бит. Шул ук вакытта кешене тормыштан кысрыклап чыгару мөмкинлеген дә онытмаска кирәк. Хәер, алар турында алдарак сөйләшербез…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү