Логопед Гүзәл Хәсәнова: «Сабыегыз дөньяга аваз салган беренче көннән үк аның белән сөйләшегез»

Һәр егерме баланың берсенең теле соң ачыла. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре шулай дип чаң суга. Бу нәрсәгә бәйле? Баланың соң сөйләшә башлавы нәрсәсе белән куркыныч? Тел ачылуны махсус күнегүләр ярдәмендә тизләтеп буламы?

Шул сораулар белән логопед, дефектолог, нейропсихолог Гүзәл ХӘСӘНОВАга мөрәҗәгать иттек.

– Теле соң ачылган балалар саны соңгы арада нишләп шулкадәр күбәйде икән?

– Дөрестән дә, соңгы арада андый балалар саны артканнан-арта бара. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк кебек. Яшерен-батырын түгел: бүген балаларны ата-анадан бигрәк «You Tube»тагы видео геройлары тәрбияли. Балалар шулар белән «аралаша», аларның үз-үзен тотышын кабатлый. Әлеге геройларның сөйләменнән исә кайчак чәчләр үрә тора. Экологиянең елдан-ел начарлана баруы да эзсез югалмый. Бу да баланың үсешенә, аның сөйләменә зур йогынты ясый. Ничек кенә сәер яңгыраса да, балаларның теле вакытында ачылмауга күпмедер дәрәҗәдә медицинаның алга китүе дә «гаепле». Хәзер бит җитлекмичә туган, гәүдә авырлыгы бик кечкенә булган балаларны да кеше итәләр. Бу балаларда, гадәттә, алга таба сөйләм белән проблемалар килеп чыга. Баланың теле соң ачылу нәселдән күчкән хилафлык та булырга мөмкин. Бала тапкандагы имгәнүләр, нерв системасындагы тайпылышлар да баланың вакытында сөйләшмәвенә китерә ала.

– Баланың теле ничә яшьтә ачылырга тиеш?

– Бер яше тулганчы бала беренче сүзләрен әйтергә тиеш. 1,5 яшенә инде ул –сүзтезмәләр, 2 яше тулганчы җөмләләр белән сөйләшергә тиеш. Монда бер-ике сүздән торган гади җөмләләр турында сүз бара, билгеле. Ике яшьлек бала «Әни, су!», «Песи, мияу!» ише сүзләрне әйтә, аңлата белергә тиеш. Өч яшенә инде бала катлаулырак сүзләр, җөмләләр белән сөйләшә башлый.

– Ир балаларның теле соңрак ачыла дигән фикер яши. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Кыз һәм ир балаларның кайсының теле тизрәк ачылуны дәлилләгән фәнни аңлатмалар юк. Ә менә кызларның малайларга караганда тизрәк өлгерүе күптән билгеле. Кыз бала малайга караганда дүрт ай алданрак үрмәли, йөри, сөйләшә башлый. Әмма бу кызлар малайлардан акыллырак дигән сүз түгел. Кыз баланың баш мие уң һәм сул ярымшарлары арасында мәгълүмат алмашы тизрәк бара. Шуңа күрә алар тизрәк өлгерә дә. Аннары алар малайларга караганда күпкә чыдамрак була. Әйтик, әгәр әни кеше йөклелек чорын авырдан уздырган икән, малайларда сәламәтлек белән проблемалар килеп чыгу ихтималы зуррак була.

– Баласының теле соң ачылуны абайлап алган ата-ана эшне нидән башларга тиеш?

– Әгәр 2,5 яшькә кадәр баланың теле ачылмаган икән, аны кичекмәстән белгечкә күрсәтергә кирәк. Иң беренче чиратта, ата-ана неврологка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Дөрес, баланың теле соң ачылачакны иртәрәк тә абайлап була. Әгәр бер яше тулган бала күзгә туры карый алмаса, исемен әйтүгә борылып карамаса, кичекмәстән белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Баланың теле вакытында ачылмау нәрсәсе белән куркыныч?

– Соң сөйләшә башлаган баланың киләчәктә яшьтәшләре белән аралашканда проблемалары килеп чыгарга мөмкин. Мәктәпкә әзерлек чорында да кыенлыклар күзәтелә. Соң сөйләшә башлаган бала еш кына начар укый. Бигрәк тә тел фәннәрен авырдан үзләштерә. Грамматика, дөрес язу, ишеткәнне истә калдыру сәләте дә «аксый».

– Баланың теле вакытында ачылсын өчен нәрсәләрне истә тотарга кирәк?

– Сабыегыз дөньяга аваз салган беренче көннән үк аның белән сөйләшегез. Кечкенә чакта әби-бабайларыгыз сезнең белән ничек сөйләшә иде, хәтерлисезме? Бала белән аралашканда сезнең сөйләмегез дә әнә шундый хис-тойгыларга бай булырга тиеш. Бала белән аралашканда кыска-кыска җөмләләр белән сөйләшегез, сүзләрегезне аермачык, төгәл итеп әйтегез. Һәрчак баланың күзенә карап сөйләшегез. Аның ымнарын, сөйләмен дә игътибар белән тыңлагыз. Саф һавада йөргәндә балага тирә-юньдәге һәр нәрсәне күрсәтеп, аңлатып барыгыз. Балагыз һәрчак хәрәкәттә булсын. Аның эре һәм вак моторика үсешен дә һәрчак контрольдә тотыгыз.

Баланың теле соң ачылуны кисәтә торган ысуллар

– Түбәндәге уенның шифасы тими калмас. Бала авызының бер читенә печенье куегыз да аңа шуны тел белән «куып тотарга» кушыгыз. Бу күнегүне даими рәвештә кабатлап торырга кирәк.

– Бала телен тышка чыгарсын да, шуның өстенә янә бер печенье кисәге куегыз. Ул, телен селкетмичә, шуны берничә секунд дәвамында телендә тотып торырга тиеш.

– Балага гел ботка сыман сыек ризык кына ашатырга ярамый. Ул ризыкны яхшылап чәйнәргә дә тиеш. Ул чакта аның барлык мускуллары хәрәкәткә киләчәк. Бу исә, үз чиратында, аның сөйләменә дә уңай йогынты ясаячак.

– Теле соң ачылган балага туңдырманы ялап ашау, йогыртлы тәлинкәне ялап кую да файдага булачак.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү