Коткару-эзләү эшләре алып барыла.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте Питрәч районында төзелеп килүче йортның стенасы җимерелүгә бәйле хәлне рәсми төстә раслаган.
Ведомство мәгълүматларына караганда, өч катлы йортның бер яны ягыннан 3нче каттан 2нче катка кадәрге кирпеч рәтләре ишелеп төшкән. Гадәттән тыш хәл Көек авылының 21 кварталында (№4 йорт) булган.
“Зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар билгеләнә. Килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана. Коткару-эзләү эшләре алып барыла”, – диелгән хәбәрдә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat