“Приюттан үз өйләренә китүчеләр аз”

Саба районының Иске Икшермә авылында тормыш тарафыннан кыйналган балаларны һәм яшүсмерләрне үз канаты астына сыендырган “Тургай” дип аталган социаль приют бар. Биредә әти-әниләре тәртипсез тормыш алып барган балалар вакытлыча сыену таба. Берничә ел элек кенә бинага реконструкция ясаганнар.

Җылы, матур бүлмәләр бөтен кирәк-ярак белән җиһазландырылган. Спорт, тегү-чигү, иҗат белән шөгыльләнү, яшәү өчен барлык шартлар тудырылган. Кечкенә балалар көнозын биредә генә булса, укучылар кадет мәктәбендә белем ала.
– Безнең приютта 3 яшьтән башлап 25 бала тәрбияләнә. Аларның кайсы – бер ел, кайсы берничә ай яши. Кызганыч, күпчелек бездән соң балалар йортына күчә. Туганнары, әти-әниләре алып китүчеләр аз. Психологларга да балалар белән күп эшләргә туры килә, – ди приют директоры Алина Асанова.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү