Җырчы хөрмәтенә тәүге һәйкәл булачак бу.
Мәскәүнең Татар милли конгрессы (күптән түгел Казанда үзенең филиалын ачкан) Россия эстрадасы короле, җырчы Филипп Киркоровка һәйкәл кую артыннан йөрмәкче. Бу хакта “Челнинские известия”гә конгресс президенты Рөстәм Ямалиев хәбәр иткән.
“Филипп Киркоровка исән чагында ук һәйкәл куярга ниятлибез. Архитекторыбыз да бар, ул хезмәтнең бер өлешен түләргә әзер. Әмма Мәскәүдә бу мәсьәләне хәл итү кыен, шуңа күрә һәйкәлне Красногорск шәһәрендә (Мәскәү янында) урнаштырырга телибез. Без хәзер Татар милли конгрессы, конгресска керүче биш иҗтимагый оешма исеменнән Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевка үтенечнамә әзерләячәкбез. Филипп һәйкәлгә лаек, чөнки Россия эстрадасын күтәрә. Яшь җырчылар өчен үрнәк ул. Үз хезмәте һәм тырышлыгы белән барысына да ирешкән артист, дип сөйләп үткән Ямалиев.
Әйтергә кирәк, мәңгеләштерү өчен Киркоровның сайлап алынуы очраклы түгел. Әтисе – артист Бедрос Киркоров Татар милли конгрессы аксакаллары шурасына керә һәм татар мәдәниятен, татар телен саклау эшчәнлегендә актив катнаша. Берничә тапкыр Казанга да килгән.
Сүз уңаеннан, Россиянең башка шәһәрләрендә дә җырчыны исән чагында ук мәңгеләштерү тәкъдиме булган. Мәсәлән, узган елда Улан-Удэ шәһәрендә яшьләр Киркоровка һәйкәл кую өчен имзалар җыйган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat