Яшьләргә сәламәтлек сертификаты бирергә тәкъдим иткәннәр

Бу чараның илдәге демографик вазгыятьтә уңай чагылыш табачагы күздә тотыла.

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов Россиядә яңа өйләнешүчеләрнең һәммәсенә бушлай сәламәтлек сертификатын бирергә тәкъдим иткән. Бу яшь гаилә парларына репродуктив сәламәтлеген, гомумән, сәламәтлеген тикшертеп, кирәк булган очракта, дәвалау ысулын сайлап алу мөмкинлеге бирәчәк. Мөрәҗәгать Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин исеменә юлланган, дип яза RT.

Милонов үзенең хатында язганча, бала тудыру һәм күп бала тәрбияләп үстерү турыдан-туры яшьләрнең сәламәтлегенә бәйле. Ямалда яңа гына гаилә коручыларга сәламәтлек сертификатын тапшыру турында карар кабул ителгән дә инде. Бу чараның төбәктәге демографик вазгыятькә уңай йогынты ясаячагы күздә тотыла.
Парламентчы фикеренчә, әлеге тәкъдим бөтен ил территориясенә җәелдерелергә тиеш.

Милонов үзенең мөрәҗәгатендә Ямал-Ненец автономияле округының бу мәсьәләдәге тәҗрибәсен карап, аны бөтен илгә җәелдерүне сорый.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр яңа өйләнешүчеләргә туристлык кешбегын 50%ка җиткерүне тәкъдим иткәннәр.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү