Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында гомер итүче Гүзәл ханымның белмәгән эше юк. Тозлы камырдан әллә ниләр ясый ул. Әле иске газеталарны да әрәм итми. Алардан күз явын алырлык савытлар ясап куя.
Кайчандыр Яшел Үзәннең Айдар авылыннан Чаллы якларына бәхет эзләп чыгып киткән кыз үз тормышын Минзәлә районында кора. Башта Чаллыда балалар бакчасында эшли. Аннары Тауасты Байлар авылына кияүгә чыга. Төп йортта яшәвенә дә 25 ел икән инде.
– Минзәләгә килгәч, коррекция мәктәбендә эшли башладым. Анда балалар белән кул эшләренә тотындым, – ди Гүзәл ханым. – Бездә укытучылар төрле юнәлештә эшли. Берәүләр бисердан матурлык тудырырга, кемдер газеталарны көпшәкләндереп, кәрзиннәр, савыт-саба ясарга өйрәтә. Рәсем ясаучылар да, сабын кайнатучылар да бар. Мин тозлы камыр белән эшләүне сайладым. Шулар белән төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Шөкер, гел алдынгы урыннар яулап торабыз. Әле менә бер укучым белән Башкортстанга да барасыбыз бар.
Гүзәл ханым сөйләвенчә, алар коррекция мәктәбендә укучыларны тормышка өйрәтәләр. Кул эшләре белән беррәттән тәм-томнар, ризык пешерү дә бар. Төрле мастер-класслар ярдәмендә инде бу балалар үзләре камыр ашлары әзерләргә өйрәнгән. Бөтенесе дә кул белән кискән токмач ашын ярата икән. Анысына өйрәткәннәр.
Өйдә дә тик утырмый Гүзәл ханым. Күп итеп мал-туар асрыйлар. Әмма кичләрен кул эшенә дә вакыт табалар. Бәйләү-тегү белән дә утыра әле уңган ханым.
– Йөреп эшләгәч, юлга да вакыт кирәк. Әмма тормышны яраткач, барысына да вакыт табасың. Килгән җиремне яратып яшим. Авылым кешеләрен бик якын итәм. Алар да мине үз итте. Ирем белән ике бала үстердек. Улым өйләнде инде, кызым әле кияүдә түгел, – ди Гүзәл Шәйхетдинова. – Кышын «Нур» халык театрына йөрибез. Бик күп спектакльләр куйдык. Бармаган җир калмады инде. Халык ярата. Хәтта Казанга килеп тә күрсәтеп кайттык. Булганына сөенеп яшим. Эшемне бик яратып башкарам. Җитәкчем дә хөрмәт итеп тора. Яраткан эшем, гаиләм бар. Бәхетнең иң зуры шул инде. Һәр кеше шулай яшәсен.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat