Чаллыда күпер астында ир-ат мәете тапканнар

Иртә белән Чаллы полициясенә ЗЯБ бистәсенә ир-ат мәете тапкан шаһитлар шалтырата.

«Арзан» сәүдә үзәге һәм педуниверситет биналары арасындагы күпер астында, ир-ат гәүдәсе табыла.

Үлем вакыты якынча 4 сәгать булуы билгеле. Суд-медицина экспертизасы моның төгәл сәбәбен ачыклаячак.

58 яшьлек ир-атның Сидоровка бистәсендә яшәве ачыкланган. Әлегә аның ни сәбәпле шулкадәр иртә өйдән ерак булуы билгесез.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү