Татарстанда хәрби хезмәткәр хатынының бала табу вакытына ялга кайткан

Ул, хатыны бәби тапканда, сөеклесенең янында булган.
Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә (КДМЦ) Гүзәл Шәмсетдинованы нарасые белән өйләренә озату тантанасы узган, дип яза “Челнинские известия”. Сабыйга Али исемен кушканнар.

Гаилә башлыгы Айрат – хәрби хезмәткәр. Хатынын бала тудыру йортыннан каршы алу өчен махсус ял алып кайткан. Ул гына да түгел, Гүзәл, бәби тапканда, иренең үзе янында булуын теләгән. Әти кеше баланың дөньяга килү мизгелләрен видео аша карап торган. Улы дөньяга аваз салгач, бала тудыру залына кереп, нарасыйны кулына алган. Аларның тагын Ранель исемле малайлары бар. Ул әле балалар бакчасына йөри.

“Бала туу – гаилә өчен бетмәс-төкәнмәс шатлык! Шатлыгыгыз белән уртаклашырга рөхсәт итегез. Чаллы – зур һәм дус бер гаилә бит ул!”, – дип котлаган яшь ата-ананы муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина. Аларга ул саулык-сәламәтлек һәм бәхет теләгән.


Фикер өстәү