Әлмәндәрнең кайтуы. Туфан Миңнуллинның пьесасына нигезләнгән мультфильм дөнья күрәчәк

Тапкыр Әлмәндәр карт белән Әҗәл турында белмәгән кеше бармы икән? Һәрхәлдә, татарлар арасында. Тиздән бу тарихка яңа сулыш өрәчәкләр. «Татармультфильм» берләшмәсе пьеса сюжетын анимациягә күчергән. 10 майда халыкка легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәренә нигезләнгән мультфильм тәкъдим ителәчәк. Әлеге проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Татнефть» ярдәме белән булдырылды.

Хыялдан – чынбарлыкка

Камал театрының йөзек кашына әверелгән, 30 елдан артык сәхнәдән төшмәгән әлеге әсәргә алынулары, бер яктан, табигыйдер дә. Бер яктан, үсеп килүче буынны көр күңелле карт тарихы белән таныштыру, классикага якынайту булса, икенче яктан, шул әсәрне укыган, спектаклен күргән буынга аны кабат хәтердә яңарту өчен мөмкинлек тә.

«Татармультфильм» студиясе баш режиссеры Сергей Киатров әйтүенчә (ул бу мультфильмның режиссеры да. – Авт.), Туфан Миңнуллинның нәкъ тә әлеге әсәренә алынулары юкка түгел. Бу иҗат коллективының авторга рәхмәт әйтүе дә икән.

– «Татармультфильм» берләшмәсе барлыкка килгән чорда, Туфан Миңнуллин безгә бик тә ярдәм итте, теләктәшлек күрсәтте. Аның әсәрләрен экранга чыгару турында күптәннән уйлана идек. 2012 елдан соң аның төп әсәренә – «Әлдермештән Әлмәндәр»енә алынырга булдык, – ди режиссер.

Аның сүзләренә караганда, әлеге әсәр кинога күчерү өчен бик отышлы. Моннан тыш «Әлмәндәр» нигезендә гади, әмма гаять мөһим кыйммәтләр дә ята. Ул тәрбияви яктан да кадерле. «Биредә гаилә кыйммәтләре, тормышны ярату, халык зирәклеге – барысы да бар. Без, бер караганда, барысын да пьесадагыча һәм спектакльдәгечә иттек. Әмма, шул ук вакытта, пьесадагыча да, спектакльдәгечә дә түгел. Алар бер-берсен кабатламый», – диде режиссер.

Җанга якын тавышлар

Билгеле, спектакльне карап үскән буынга Равил Шәрәфиев уйнаган Әҗәл белән Шәүкәт Биктимеровның Әлмәндәр карты кадерле һәм якын. Тамашаны хәтердә генә яңартсак та, колакта аларның тавышлары яңгырап куя. «Әлдермештән Әлмәндәр» мультфильмында да җанга якын тавышлар ишетеләчәк.

– Төп рольне – 1550 нче номерлы агентны, ягъни Әҗәлне Равил Шәрәфиев тавышландырды. Без моның белән бик горурланабыз. Ул спектакльдә бу ролен 30 елдан артык башкарды, – ди Сергей Киатров. – Оста шәхес белән эшләү безгә дә кызык һәм рәхәт булды. Ул – чынлап та, уникаль кеше. Актер Эмиль Талипов – Әлмәндәр картка тавыш бирүчебез. Тавышландыру вакытында, микрофон каршында Эмиль Әлмәндәр карт образына шулкадәр тырышып керә иде. Илнур Закиров хатын-кыз рольләреннән кала барлык персонажларга үз тавышын бүләк итте. Кирәк икән – малай, кирәк икән – бабай да булды ул. Әлмәндәр дустын – Ястәгнәйне исә мин тавышландырдым.

Мультфильм турында – саннарда

– Мультфильмны барлыкка китерүдә 20 иллюстратор, 30ләп аниматор катнашкан.

– Мультфильмда төп геройлардан алып җирдәге җәнлекләргә кадәр барлыгы 90 герой сурәтләнгән.

– Барлыгы 650 фон ясалган. Мультфильм 1126 күренештән тора. Хронометражы – 68 минут. Бу – музыкаль әсәр. Аның күп өлеше җырлардан тора.

– Мультфильмны 1,5 ел әзерләгәннәр.

– Яшь чикләве – 6+.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү