28 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?

Прописка кирәк

1925 елның 28 апрелендә РСФСР СНК «Гражданнарның шәһәр җирлекләрендә пропискасы турында»гы декрет кабул итә. Бу декрет шәһәрләрдә халыкны исәпкә алуны башлап җибәрә. Шәһәргә өч тәүлектән артык вакытка килгән һәр зат үзен теркәтергә тиеш.  Бу хакта йорт идарәсенә, кунакханәләргә хәбәр итәргә кушыла.

Теркәлү өчен документларның берсен – шәхес таныклыгын, профсоюз билетын яки эш урыныннан белешмә күрсәтергә кирәк була.

Казанда табиблар съезды

1899 елның 28 апрелендә Казанда табибларның хирург-анестезиолог Николай Пирогов истәлегенә багышланган Бөтенроссия съезды уза. Николай Иванович хәрби хирургларны өйрәтә, Кырым сугышы вакытында башка табиблар белән бергә солдатларны коткара. Ул хәрби-кыр хирургиясенә нигез сала һәм беренче топографик анатомия атласын булдыра, рус анестезия мәктәбен оештыра.

Кондиционер патентлана

1914 елның 28 апрелендә АКШта һава кондиционеры патентлана. Кондиционер бинада тиешле температураны һәм дымлылыкны саклап калу өчен уйлап табыла. Хәзерге заман кешеләре бу агрегатсыз яшәүне күз алдына да китерә алмый.

Цитаталарга алынган фильм

1969 елның 28 апрелендә режиссер Леонид Гайдайның «Бриллиантовая рука» комедиясе чыга. Безнең кинематографта бу – иң популяр фильмнарның берсе. Сценарийны махсус  Горбунков ролен уйнаган Юрий Никулинга язалар.  Фильмны СССР территориясендә төшерәләр. Мәсәлән, Истамбул кадрларын – Бакуда, ә диңгез кадрларын Адлерда ясыйлар.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү