13 язмыш, 13 тарих, гомер буе үз һөнәренә тугры булып яшәгән 13 нәсел… Кичә Казан Кремлендә республиканың төрле тармакларын үстерү, күтәрүгә саллы өлеш керткән хезмәт династияләрен зурладылар. Араларында укытучы да, урманчы, очкыч төзүче, нефтьче, журналист та – барлык һөнәр ияләре дә бар. Үз һөнәре, нәселе турында сөйли башлауга һәркайсының йөзенә нур йөгерә, күзләрендә үзгә бер горурлык хисе чагыла. Үз һөнәренең тәмен, нәселенең кадерен белгән ихлас кешеләр алар.
Арча районында яшәүче Гөлназ һәм Руслан Гыйниятуллиннар данлыклы укытучылар нәселенең – өченче буыны. Аларның әти-әниләре дә, әби-бабайлары да гомер буе балаларга белем биргән. Барысына бергә 1000 еллык эш стажы җыела. Барың бер казанда кайнагач бик рәхәт, ди алар.
– Укытучылар гаиләсендә үскәч, башка юлны сайлыйсы дип башка да килмәде. Тормыш иптәшем Гөлназ да – укытучылар нәселенең дәвамчысы. Әти-әниләребез безгә бер үк вакытта остаз да булды. Хәзер инде дүртенче буын укытучыларыбыз да безнең эзгә басып килә. Укытучы киләчәгебез булган балаларга белем бирә. Димәк, илебез киләчәге дә – безнең кулда, дип әйтергә була, – ди Арчаның Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин.
Аның әтисе, бөтен гомерен мәгариф тармагына багышлаган тәҗрибәле укытучы Наил Гыйниятуллин да үз һөнәре турында горурлык хисе белән сөйли. Яңа Кенәр мәктәбендә озак еллар математика укытканнан соң Арчаның төрле мәктәпләрендә директор вазыйфасын башкарган ул.
– Бу һөнәрне сайлаганга үкенгән вакытларым булмады. Тормышны яңадан башлыйсы булса, кабат шул юлдан китәр идем. Үз эшемне бик яратып башкардым. Дөрес, хәзерге мәктәп без укыган, укыткан чор белән чагыштырганда бик нык аерыла. Хәзер балаларның аң дәрәҗәсе бик югары. Бу үз чиратында укытучыны да әзерлеген һәрвакыт күтәреп торырга этәрә. Соңгы елларда укытучының абруе үсә бару да сөендерә, – ди ул.
Алабуга урман хуҗалыгы җитәкчесе Миңнегаян Мөхәммәтҗанов, уенын-чынын бергә кушып, эшебез дә, гаиләбез дә – урман безнең, ди. Кырык елдан артык гомерен шушы эшкә багышлаган урманчының янында басып торган тормыш иптәше Рамилә ханым да югалып калмады. «Урман кешесен сайлагач, мин дә урманга кереп киттем инде. Шушында хисапчы булып эшләдем», – дип шаяртты ул. Миңнегаян абыйның әтисе Таһир белән әнисе Газизәне дә урман кавыштырган. Бүген җиде балаларының өчесе урман хуҗалыгында эшли. Оныклары да шул юлдан киткән.
– Әти бездә кечкенәдән урманга мәхәббәт тәрбияләде. Гел үзе белән ияртә иде. Урман табигате, матурлыгы белән күңелгә якын, – ди Миңнегаян Мөхәммәтҗанов.
Казанда яшәүче Назаровлар да гомерлек һөнәрләре өчен бабаларына рәхмәтле. Алар барысы да С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында эшли. Бабалары заманында заводтан ерак түгел урында гына йорт салып чыккан. Бер үк вакытта шушы заводта да эшләгән. Шуннан бирле инде Назаровлар заводка тузан төшерми. Олысы да, кечесе дә гомерлек юлдашы итеп авиация тармагын сайлаган. Алар нәселенең бу тармактагы гомуми эш стажы 1 мең елдан арта.
– Бүген һәркайсыбыз бу заводта төрле вазыйфа башкара. Бу эш безне берләштерә, туганлык җепләрен ныгыта. Безне шулай зурлаулары өчен бик зур рәхмәт! Заводыбыз, династиябез өчен зур горурлык хисе били. Бигрәк тә хәзер, шактый катлаулы чорда авиация тармагын күтәрүгә бар көчебезне куячакбыз, – ди.
Тантаналы чарада катнашкан Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов фикеренчә, мондый фидакарь һөнәр ияләрен бүген аеруча да зурларга кирәк.
– Җаны-тәне белән үз һөнәренә тугры калган, ихлас кешеләр бу. Күпме еллар дәвамында илгә-көнгә, республикабыз халкына хезмәт итеп яши торган тырыш династияләр. Республиканың профсоюзлар берләшмәсе бу проектны республика күләмендә гамәлгә ашырып, бик дөрес эшләгән. Без андый кешеләребез белән горурланырга, шулар үрнәгендә бөтен җәмгыятьне тәрбияләргә тиеш. Илебез, республикабыз язмышы өчен андый кешеләр бик кирәк. Шушы династияләр аша кешенең рухи аңы, дөньяга, тормышка мөнәсәбәте, гаилә мөнәсәбәтләре – бөтен матур сыйфатлары чагыла, – ди Марат Әхмәтов. – Соңгы елларда җәмгыятьтә тормыш кыйммәтләре үзгәрә бара, кеше материалының азрак сыйфаты да какшап китте. Шуңа күрә менә шундый шәхесләрнең тормыш, яшәү рәвеше аша: «Менә җәмгыять шундый булырга тиеш», – дип аларны үрнәк итеп куясы иде. Бу проектка киләчәктә дә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтәчәкбез. Аны тагын да колачлырак итү һәм бөтен республика халкына таныту өчен тырышачакбыз.
Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева исә, бу чара ел да үткәрелә торган матур традициягә әвереләчәк, дип ышандырды. «Республиканың барлык тармакларын да колачларга тырыштык. Үзләрендә озак еллар хезмәт куйган династияләрне барлап, олылап торган оешмаларга да рәхмәт әйтәсем килә», – диде ул.
Динә Гыйлаҗиева
Фото: https://gossov.tatarstan.ru/
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat