Хатын-кыз бәхете нәрсәдә? Үз юлыңны ничек табарга һәм шәхси брендны ничек үстерергә?“Нур” кызлары бу сорауларга җавапны яхшыбелә. Казанда узган “Хатын-кыз юлын яктыртып” V NURWOMAN Бөтенроссия форумы үзенәРоссиянең төрле почмакларыннан йөздән артык гүзәл затны җыйды.
Форумны оештыручы – “Нур” хатын-кызларның социаль инициативалары ассоциациясе. Ул 200 дән артык гүзәл затны берләштерә. Монда һәр хатын-кызның күзләре янып тора. Барысы да аралашырга, мәгълүмат бүлешергә, үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга, ә иң мөһиме: үсәргә, камилләшергә әзер. Хуҗабикәме сез, шәхси эшмәкәрме – бу мөһим түгел. Монда барысын да яратып кабул итәләр. Хатын-кызлар үзләре дә “Нур” турында җылы сүз әйтергә ашкынып тора.
“Нур” – яше, милләте, дине һәм статусы нинди булуга карамастан, һәрбер хатын-кызны зурлаучы урын. Биредә кешенең шәхес буларак үсеше алгы планга чыга. Сентябрьдә “Нур” Халыкара дәрәҗәгә чыкты. Димәк, ул хәзер бөтен дөнья хатын-кызлары мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә. Ассоциация әгъзалары арасында Нью-Йорк, Анталия, Мәскәү һәм күрше республика вәкилләре бар. “Нур” хатын-кызларыреспубликаның социаль тормышында, хәйрияпроектларында, төрле күргәзмәләрдә актив катнашып, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга зур өлеш кертә, бизнес-идеяләртормышка ашыра.
– Дөньяга яктылыкны, җылылыкны без, хатын-кызлар, гына бирә алабыз. Хатын-кыз – ул энергия чыганагы. Аны ача белергә генә кирәк. «Нур» кызлары моны яхшы белә. Без һәр гүзәл затны бәхетлерәк итәбез. Вип һәм спикерлык урыннарын бер атна эчендә яптык. Димәк, бу форум, зур кыйммәткә ия. Монда һәр хатын-кыз үзе өчен ниндидер файда ала. Безгә килгән ханымнар күзгә күренеп үзгәрә. Без, хатын-кызларга, еш кына ярдәм, аралашу, җылы һәм дустанә атмосфера җитми. Монда без бер-беребезне баетабыз, рухландырабыз, – ди форумның модераторы, “Нур” ассоциациясенә нигез салучы, “Сандугач” хәйрия фонды президенты Айгөл Хәйруллина.
“Мөселман оешмасы булмасак та, хәләлиндустриягә юнәлешебез бар”, ди Айгөл Хәйруллина.
– Дәүләт Советы депутатлары быел безне “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” Халыкара икътисади форумында чыгыш ясарга чакырды. Хәләл индустрия нәрсә ул? Нигездә, һәр хатын-кыз хәләл булырга тиеш. Бездә хәмер, хатын-кыз энергиясен бетерә торган бернәрсә дә юк. Без нәфислек, матурлык һәм янып торган күзләр турында. Без дөньяның төрле почмакларында яшәгән бәхетле хатын-кызларны берләштерәбез. Хатын-кыз бәхете ул бизнеста гына түгел, ә барлык өлкәдә дә гармония булганда. Без бик күп гаиләләрне коткарып калдык. Ниндидер сәбәпләр аркасындатөшенкелеккә бирелгән хатын-кызлар бездәнэнергия алып, үзләре турында кайгырта башладылар һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләренныгыттылар. Бу бик мөһим. Без гаилә институтын саклап калу өчен, – дип сөйләде эшмәкәр.
Бу юлы форум “Хатын-кыз юлын яктыртып” шигаре астында узды. Танылган эшмәкәрләр, блогер, матурлык индустриясе вәкилләре, психологлар уңышка ирешү серләре белән уртаклаштылар, матурлык һәм сәламәтлек өлкәсендә яңа ачышлар турында сөйләделәр.
Әйтик, “Нур” ассоциациясе әгъзасы, визажист Альбина Газизуллина макияж һәм социаль челтәрләрдә контент булдыру тенденцияләретурында сөйләде. “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” оешмасы вәкиле Айгөл Талипова хатын-кызның шәхси брендын үстерү кирәклеге турында искәртте.
“Lezzet.eco.” натураль косметика брендына нигез салучы Гөлүсә Хөсәинова чәчләрне карау серләребелән уртаклашты.
Әлбәттә, хатын-кыз бизнесына урын бармы дигән сорау да күтәрелми калмады бу көнне. Бизнес-спикерлар тормыштан канәгать булыр өчен нәрсәне үзгәртергә кирәклеге турында сөйләде.
Чарада үз бизнесын һәм шөгылен үстерү буенча хатын-кызлар башлангычларына ярдәм йөзеннәнүткәрелгән грантка да йомгак ясалды. Бу юлы 3 җиңүче игълан ителде. Аларга 100 мең сум, 50 мең сум һәм хатын-кызлар өчен бизнес-остаз Айгөл Хәйруллинадан ике айлык остазлык курсы бүләк иттеләр.
Ләйсән Сафина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat