Рәтен белмәсәң – агу: даруларны ничек дөрес эчәргә?

Зарарсыз дарулар юк! Табиблар авыртуны басар өчен төймәгә үрелгәндә әнә шул кагыйдәне истән чыгармаска чакыра. Аеруча балаларны дәвалаганда.

Дару төре Кабул итү тәртибе Нәтиҗәсе
Аспирин Температураны төшерә, авыртуны баса торган дару буларак 16 яшьтән зуррак балаларга гына эчертү рөхсәт ителә. Алда телгә алынган таләп үтәлмәгән очракта балада аллергия башланырга, баш мие белән бавыр зарарланырга мөмкин.
Ибупрофенлы, авыртуны баса торган дарулар 6 яшьтән кечерәк балаларга табиб кушуы буенча гына эчертергә ярый. Әлеге төр дарулар авыртуны гына баса, чирне җиңәргә сәләтсез. Дөрес эчертмәгән очракта, балада йөрәк, кан тамыры авырулары, аллергия баш калкытырга мөмкин.
Антибиотиклар Кайсы антибиотикны күпме күләмдә кулланырга яраганын фәкать табиб кына хәл итәргә тиеш. Даруның дозасы исә баланың авырлыгына карап билгеләнә. Үз белдегең белән генә кулланган очракта, антибикотик эчкән сабыйда дисбактериоз, аллергия күзәтелергә, бавыр эшчәнлеге бозылырга, баланың үсеше тукталырга мөмкин.
Парацетамол Аспиринга караганда куркынычсызрак. Ләкин 2 яшьтән кечерәк балаларга бу даруны табиб белән киңәшләшеп кенә эчертергә кирәк. Дозасын арттырган очракта баланың бавыр эшчәнлеге бозылырга, аллергия чыгарга, ашказаны һәм эчәклектә эчке кан китү башланырга мөмкин.
Биологик актив кушылмалар (БАД) Фәкать табиб белән киңәшләшеп кенә куллану рөхсәт ителә.  «Бар чирдән дә булыша» дип рекламаланган мондый төр даруларны балага каптырганчы, җиде кат уйлап, бер кат кисәргә кирәк.
Тынычландыра торган препаратлар, йокы дарулары Нерв системасына йогынты ясаучы барлык дарулар да табиб рөхсәте белән генә кулланылырга тиеш. Әлеге төр дарулар нерв системасы, баш мие, психикага «бәрә».
Йөткергәндә эчелә торган дарулар 4 яшькә кадәрге балага йөткерүгә каршы сироп һәм дарулар бирү киңәш ителми. Аны табиб киңәше белән генә эчертергә ярый. Үз белдегең белән кулланган очракта, бала хәлсезлек, йокысызлыктан интегергә, көзән җыерырга мөмкин.

 


Фикер өстәү