Бер кичкә кер мичкә. Казанда фатир тотып миллионер булып буламы?

Белгечләр илнең кайсы шәһәрләрендә торак сатып алу отышлырак икәнен ачыклаган. Сөенегез: беренче бишлектә Казан да бар. Баксаң, Татарстан башкаласында милекне арендага биреп торудан, аңа салым, коммуналь хезмәтләр өчен түләү кебек барлык чыгымнарны алып атканнан соң да, фатир бәясенең 13 проценты күләмендә еллык табыш алып була икән. «ВТ» хәбәрчесе Казанда җиде фатирын тәүлекләп арендага бирүче милекче белән танышты. Мондый кәсеп белән күпме акча эшләп була?

Күршеләр көнләшсен

Гөлшат Вафина тормыш иптәше һәм өч баласы белән Казан янәшәсендәге бистәләрнең берсендә яши. 2016 елда башкаладагы ике бүлмәле фатирдан ике катлы таш йортка күченгән алар.

– «Икеле» торак балаларга булыр дип, сатмадык. Шул ук елны Казанда яшәүче әби үлеп китте, аның фатиры безгә калды. Чыгымнарны булса да капларга ярар дип, торакларны арендага бирә башладым. 2018 елда финанс кризисы башлангач, кулдагы акча янмасын өчен, тагын бер фатир алдык. Мин эштә кыскартылуга эләктем. Шуннан соң, отышлырак дип, фатирларны тәүлекләп арендага бирә башладым. Бүген РКБ янында – дүрт, шәһәр үзәгендә өч фатирыбыз бар. Аларның икесе өчен ипотека түлибез. Фатирларны үзем карап җыештырып торам. Урыннары бик җайлы, шуңа күрә буш торганнары юк диярлек. Ике көнгә дә, дүрт-биш көнгә дә тәүлекләп арендага алалар. Бөтен фатирлар берьюлы бушамый. Шәһәр үзәгендә ашханә белән кунак бүлмәсе кушылган ике бүлмәле фатирның бер тәүлеккә аренда бәясе, мәсәлән, 3 мең сумнан башлана. Бәйрәм һәм ялларда кыйммәтрәк. Фатирларның һәркайсында суыткыч, плитә, кер юу машинасы, телевизор, үтүк, фен кебек көнкүреш техникасы бар. Урын-җирдән алып сабынга кадәр – бар да бездән. Юрган, мендәр тышларын, сөлгеләрне кеше чыгып киткән саен алмаштырам. Фатирларга дүрт кешедән артык керергә ярамый. Кунаклар күбрәк икән, һәр кеше өчен өстәп 500 сум түлисе. Бер фатирдан аена 40–50 мең сумга кадәр табыш алып була, – ди Гөлшат Вафина.

Белгечләр илнең кайсы шәһәрләрендә торак сатып алу отышлырак икәнен исәпләп чыгарган. Моның өчен соңгы биш елда торак бәяләрен, аны арендага биреп тору хакын, инфляция күрсәткечләрен  өйрәнгәннәр. Салым, коммуналь хезмәтләр өчен түләү кебек барлык чыгымнардан соң да, фатир бәясеннән күпме еллык табыш алып була икәнен әйткәннәр. Исәп-хисап өчен 35 квадрат метрлы бер бүлмәле фатир алынган.

Барыннан да бигрәк, Краснодар краенда сатып алган милек күбрәк акча китерә икән. Биредә аны арендага биреп,  елына фатир бәясенең 20 проценты күләмендә табыш алырга мөмкин. Хәер, бу аңлашыла да. Җылы яктагы шәһәрләрдә яздан алып көзгә кадәр туристларның өзелеп торганы юк. Икенче урында – Алтай Республикасы (18 процент). Адыгея Республикасы исә – өченче (16 процент). Казанда фатиры булганнар да откан. Татарстан башкаласында акчаны милеккә инвестицияләүдән фатир бәясенең 13 проценты күләмендә табыш алып була, дигән белгечләр. Күршеләребез бездән шактый артта калган. Чувашия әлеге исемлекнең – 14, Башкортстан – 33, Самара – 35, Мари Иле – 66, Киров өлкәсе – 74 нче урынында. Белгечләр илнең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Казанда да, торак бәясе елдан-ел кыйммәтләнүен дә истән чыгармаска киңәш итә. Димәк, кесә тагын да калыная. Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар: торак бәяләре халыкның керем дәрәҗәсенә караганда бик күпкә тизрәк үсә. Шуңа күрә фатир сатып алу мөмкинлеге кими.

145 мең сумлык тәкъдим

– Бүген торак сатып алу  ул – акчаны арттыру теләгеннән бигрәк, кесәдәге маяны саклап калырга тырышу чарасы, – ди риэлтор Надежда Шәрифуллина. – Сер түгел, бу – иң ышанычлы актив. Бүген җыйган акчасын кыйммәтле кәгазьләр, чит ил валютасы кебек башка юнәлешләрдә саклауга ышанычы кимегән кешеләр икенче, өченче торак сатып ала.

Исемнәре таныш булган интернет-порталлардагы игъланнарны «ВТ» хәбәрчесе дә күзәтеп чыкты. Фатирны арендага алуның уртача бәясе аның нинди йортта урнашуына, мәйданына, шәһәрнең кайсы районда булуына бәйле.

Бер айлык аренда бәясе:

– бер бүлмәле фатир (озак вакытка) – 10–23 мең сум;

– ике бүлмәле фатир (озак вакытка) – 15–50 мең сум;

– өч бүлмәле фатир (озак вакытка) – 25–60 мең сум;

– «элиталы» фатир (кимендә өч айга арендага алу шарты белән) – 100–145 мең сум;

– бер, ике, өч бүлмәле фатирда бүлмәне арендага алып тору уртача 6–20 мең сум;

– фатирны тәүлекләп арендага алып тору – 1,5–5 мең сум.

– Фатирны кыска вакытка арендага биреп тору отышлырак, әлбәттә, – ди риэлтор Надежда Шәрифуллина. – Әмма аның эше дә күбрәк. Клининг оешмасына мөрәҗәгать итмәсәң, кеше чыгып киткән саен фатирны үзеңә җыештырырга туры киләчәк. Әлеге төр бизнесның тагын бер зур кимчелеге – фатирдагы йорт җиһазлары, көнкүреш техникасы тиз ватыла. Яңасын сатып алу – хуҗалар кесәсеннән. Торакны тәүлекләп арендага бирүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен дә үзләре түли. Озак вакытка исәпләнгән аренда да уяулык таләп итә анысы. Хәзер торакны хуҗалардан арендага алып, кыйммәтрәк бәядән яңадан кемгәдер тапшыру очраклары еш күзәтелә. Күршеләр белән дус-тату яшәргә теләсәгез, салымнарны түләүдән дә качарга кирәкми. 2–3 фатирны арендага биреп, рәсми рәвештә эшләмичә дә яшәргә мөмкин.

Акчаның исе юк!

«Суточно.ру» агентлыгы белгечләре илнең төрле төбәкләрендә фатирны арендага биреп тору бәяләрен чагыштырган. Казан – беренче өчлектә. Былтыр республика башкаласында әлеге күрсәткеч 26 процентка үскән. Фатирны бер тәүлеккә арендага алып торуның уртача бәясе 2730 сумга җиткән. Ил күләмендә исә бәяләр уртача 18 процентка кыйммәтләнгән һәм 2490 сум тәшкил иткән. Иң кыйммәт түбә – Мәскәүдә. Ил башкаласында кеше фатирында бер кич кунып чыккан өчен уртача 3800 сум түлисе. Икенче урында – Түбән Новгород (2740 сум). Беренче бишлеккә Санкт-Петербург (2670 сум) һәм Ростов-Дон (2630 сум) шәһәрләре дә эләккән.

– Кулдагы акча әйләнештә булган очракта гына табыш китерергә мөмкин, – ди Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов. – Өйдә яткан акча ким дигәндә еллык инфляция күләмендә кимеп бара. Бүген кешенең кулында артык акчасы бар икән, аны нәрсәгә дип җыйган, шуны сатып алырга, һич югы банкка салып куярга кирәк. Кызганыч, бүген банклар да зур кертемнәр вәгъдә итми. Кредит оешмаларында еллык ставка күп дигәндә дә 9 проценттан артмый. Инфляция күрсәткече исә 10 процент дип чамалана. Шуңа күрә фатирны арендага биреп тору – акчаны «эшләтү»нең үтемле чарасы. Теге яки бу компаниянең кыйммәтле кәгазьләрен сатып аласызмы, фатир алып, шуны арендага биреп торасызмы, акча актив, ягъни табыш китерә торган чыганак булырга тиеш.

Гөлшат Вафина җиде фатиры белән генә чикләнмичә, эшен тагын да җәелдермәкче.

– Милек хуҗаларыннан торакны ышанычлы идарәгә алып, аларны арендага бирү эшен җайга салырга телим. Бер-ике җыештыручы яллау нияте дә бар, – дип киләчәккә уйлары белән уртаклашты ул. – «Кеше пычрагын җыеп туймадыңмы әле?» – дип тә сорыйлар. Акчаның исе юк!

Соңгы биш елда илнең төрле төбәкләрендә милектән күпме акча эшләп була?

Урыны Төбәк Акчаны милеккә инвестицияләүдән уртача еллык табыш, % Акчаны милеккә инвестицияләүдән, аны арендага тапшырмаган очракта, уртача еллык табыш, %
1 Краснодар крае 19,7 17,6
2 Алтай Республикасы 18,2 15,5
3 Адыгея Республикасы 15,9 13,1
4 Татарстан Республикасы 13,2 10,7
5 Амур өлкәсе 13,1 8,8
6 Кемерово өлкәсе 13 10,2
7 Тыва Республикасы 13 9,3
8 Пермь крае 12,9 9,4
9 Ямал-Ненецк автоном өлкәсе 12,5 6,9
10… Иркутск өлкәсе 12,5 7,8
37 Мәскәү 8,2 5,6
62 Санкт-Петербург 6,3 2,9
…84 Оренбург өлкәсе 1,2 -4

«РИА Новости» агентлыгыннан

Март ае нәтиҗәләре буенча, Татарстан яңа төзелгән йортлардагы фатир бәяләре төшү күрсәткече буенча ил күләмендә беренче урынга чыккан. Бездә торакның бер квадрат метры 2,7 процентка арзанайган. Хәзер ул 124 мең сум тәшкил итә. Мәскәү һәм Төмән өлкәләренең һәркайсында әлеге күрсәткеч 1,1 процентка кимегән, биредә яңа торакның бер квадрат метры 161 мең сум һәм 106 мең сум тора.

Эльвира Вәлиева

Фото: Ильдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү