Лаеш районында мунча янып 48 яшьлек ир-ат һәлак булган

1 майга каршы төндә Татарстанның Лаеш районындагы «Бытовик» бакча ширкәтендә янгында ир-ат һәлак була.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 16 нчы аллеяда кечкенә мунча янган. Янгын нәтиҗәсендә 50 яшьлек ир-атның куллары һәм йөзе пешкән, әмма ул хастаханәгә ятудан баш тарткан.

9 квадрат метр мәйданлы янгынны тиз арада сүндерәләр. Янган конструкцияләрне тикшергәндә 48 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган.

Беренчел версия буенча, янгынның сәбәбе сүнмәгән тәмәке булырга мөмкин.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү