Рөстәм Миңнеханов районнардагы язгы кыр эшләре белән таныша

Бүген Рөстәм Миңнеханов эш көнен, язгы кыр эшләре белән танышу өчен, республика районнарында уздыра

Республика Рәисе иртән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән Мөслим районы кырларын вертолеттан йөргән. Биредә авыл хуҗалыгы биләмәләре 100, 8 мең гектар тәшкил итә.
Район хакимияте башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенгә чәчүлек мәйданының 82%ында эшләр төгәлләнгән. Район 27 республика программасында катнашып килә.

Марат Җаббаров әйтүенчә, районның нәтиҗәлелек рейтингы югары булуга карамастан, игътибарны таләп итүче мәсьәләләр дә бар. Аерым алганда, шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны, терлекләрнең баш саны кимү күзәтелә. Рөстәм Миңнеханов җирлекләр башлыкларына халык белән эшләргә кирәклеген искәрткән.
Тулаем алганда, ул районның күп кенә күрсәткечләр буенча югары күрсәткечләрегә ирешүен билгеләп үткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү