Сиңа бәхет тиеш, кыз бала…

Бүген әниләрнең уенда – акча эшләү. Тормыш йөген тартып, күбесенең балалары белән аралашырга да вакыты калмый. Хатын-кызның төп бурычы – бала тәрбияләү, диләр югыйсә. Мондый әниләрдән туган кызлар үзләре кем булып үсәр? Гаиләдә кыз баланы ничек тәрбияләргә?

Кызларның үз көе

Казанда яшәүче Гөлнур Мәхмүтованың алты баласы бар. Дүртесе – кызлар. Иң кечесенә – 5, олысына –22 яшь.

– Миңа калса, кызларны тәрбияләү авыррак. Ник дигәндә, алар көйсезрәк, елаграк, һавада очарга ярата. Кызлар да бер-берсе белән төрткәләшә. Бала бала инде ул. Аларны дин кушканча һәм «әтиегез ни әйтер» дип тәрбиялим. Апалары – командир. Ул сеңлекәш-энекәшләренә эш куша һәм җиренә җиткереп үтәтә. Ялкаулык яхшы нәрсә түгел бит. Эшләп үсмәсәләр, балаларын киләчәктә нәрсәгә өйрәтерләр? – ди Гөлнур Мәхмүтова.

Ике бала әнисе, журналист Лилия Гәрәева фикеренчә, бәхетле кешеләрне бәхетле әниләр үстерә. Ул хатын-кыз җайлы булмаска тиеш дип саный. Кызына – 17 яшь.

– Әни мине бик уңайлы кеше итеп тәрбияләде. Кушканны эшләргә, бәхәсләшмәскә, ул теккән күлмәкне кияргә, кычкырып көлмәскә, укытучыны тыңларга… Каршы әйтү, фикереңне белдерү әдәпсезлек иде, минемчә. Үзем турында беркайчан да уйлый белмәдем. Кияүгә чыккач, уңайлы хатынга әйләндем. 40 яшьтән соң гына дөрес яшәмәвемне аңладым. Үзеңне корбан итүне беркем дә бәяләми, – ди Лилия. – Мин балаларыма беркайчан да үз фикеремне такмадым. Әни тәрбияләгәннең киресен эшләдем. Кызым Зиләне уңайлы итеп үстермәскә булдым. 12 яшьтә үзе бокс түгәрәгенә китте. Хәзер Россия җыелма командасы составында чыгыш ясый. Яшермим, ул –укытучылар өчен дә, безнең өчен дә уңайсыз бала. Аның үз фикере бар. Барлык ярышларда катнашкач, укырга вакыты калмый. Ярышларда сынмаган бер сөяге дә калмады. Тик авырса да, шөгылен калдырмый. Тренерыннан башка беркемнән дә курыкмый. Милли җанлы булып үсә. Безнең халыкта кызларны, кит аннан, болай булсаң, сине кияүгә дә алмаслар, дип түбәнсетеп тәрбиялиләр. Аңлы кеше кызларын күтәрә.

Дөнья куа хатыннар

«Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Гөлия Замалеева белдергәнчә, хатын-кызның усаллануы тормышны үз җилкәсендә күтәрүгә бәйле. Уңышлы ир-ат артында да – көчле хатын-кыз кулы.

– Хатын-кыз ирләргә караганда усалрак, чөнки тормышта күп нәрсәне үзе тарта. Шуңа күрә ул йомшак була алмый. Бушка фатир бирмиләр, күп кеше ипотека түли. Акча җитми. Бала барысын да күреп үсә. Яшьләрдә максимализм көчле. Аларга барысы да бүген кирәк. Монысы Көнбатыштан кергән һәм башка сеңдерелгән фикер. Без исә бүгенгенең кадерен белеп, киләчәккә өметләнеп үстек. Нәрсә булса, шуннан тәм таптык, – ди ул.

Гөлия Замалеева әйтүенчә, балага ана назы кирәк. Әтисе белән яхшы мөнәсәбәттә булса, бәхетле була. Бүген ялгыз бала үстерүче аналар да күп. Алар назын да, җылысын да җиткереп бетерә алмаска мөмкин. Әтиләр үз вазыйфаларын башкармаган очракта да кыз бала яклаучысыз кала. Гаилә бөтенлеге, иминлеге дә зур әһәмияткә ия. Бер-береңне ихлас ярату, эчкерсез мөнәсәбәтләр булганда кеше бәхетле.

Хатын-кыз бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тиешме? Бу сорауны Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка бирдек.

– Бу – дөньякүләм проблема. Ирләр хатын-кызга әйләнгәч, хатын-кызлар нишләсен соң? Иргә әйләнә инде. Ир – ир, хатын хатын урынында булырга, без, татарлар, башка милләтләрдән аерылып торырга тиеш. Иң мөһиме – шул. Безгә башка милләтләргә иярергә ярамый, дип яшәргә кирәк. Безнең үз тарихыбыз бар. Татарга хас закон булырга тиеш. Ислам дине законнарына таянырга кирәк. Анда начар бер нәрсә юк. Кыз баланы ничек тәрбияләргә дигән сорауга әниләр җавап бирергә тиеш. Әни булып караган кеше түгел, – диде Салават Фәтхетдинов.

Фикер

Илсөяр Гарифуллина, республика балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау комиссиясе җаваплы секретаре:

– Кыз баланы әниләр тәрбияләргә тиеш. Сүз белән генә түгел, үзенең шәхси үрнәге белән. Үзеңне кеше көнләштерерлек итеп куйма! Тегеләй, болай эшләмә дип, тискәре мисаллар китереп кенә тәрбияләүдән файда юк. Баланың киресен эшләп карыйсы килә. Дорфалык дорфа итеп тәрбияләүдән килә. Гаиләдә дә, мәктәптә дә әхлакый тәрбия белән шөгыльләнергә кирәк. Матбугатта яхшы әйберләр турында күбрәк языгыз. Начар мисаллар китереп, матур итеп тәрбияләп булмый. Балаларга бит, яхшы кешедән үрнәк ал, дип әйтәбез. Урамда сугышып йөргән кыздан үрнәк ал, димибез. Яхшы мисаллар да бик күп.

Җәмилә Абдуллина, Балтач районының Ярак Чурма авылында яши, тугыз бала әнисе:

– Биш кызыбыз бар. Тегене-моны эшлә дип түгел, менә миңа карап эшләгез, дип өйрәтәм. Алар бар үрнәкне гаиләдән ала. Башка чара юк. Кыз баланы хәзерге заманда иман ныклыгы белән генә саклап була дип уйлыйм. Балалар татар гимназиясенә йөри. Анда тәртип тә, әхлак дәресләре дә бар. Бу дәресләрне безгә кайтып сөйлиләр. Димәк, сеңдерәләр бит. Мин үзем – бик юаш әни. Әти кеше катырак булырга тиеш. Әтиләрнең дәрәҗәсе – әниләр кулында. Безнең гаиләдә әти сүзе – закон. Кызларны 7 яшькә кадәр – әни, ә аннан соң күбрәк әтиләр тәрбияләргә тиеш дип саный. Бу аларны ирләргә буйсынырга өйрәтү өчен кирәк.

Гөлнара Ибраһимова, мәктәп психологы:

– Хәзер тәрбияләү дигән нәрсә бөтенләй юкка чыкты. Әти-әниләрнең үзләрен зурларча тота белмәвенә шаккатам. Балалар әти-әниләреннән өлкәнрәк кебек. Кайберләре тормышы уңмаган өчен балаларыннан үч ала. Гаиләдә ир белән хатын-кыз арасындагы рольләрнең җимерелә баруына бик борчылам. Хатын-кызларның уенда – акча эшләү. Элек гаиләдә түзү, юл кую дигән нәрсә бар иде. Хәзер бу нәрсәләрне күрмим. Гаиләләрдә аерылышулар күп. Хатын-кыз үзе бәхетле булмаса, баласын бәхетле итеп үстерә алмый. Башта үзеңә шуңа өйрәнергә кирәк. Әниләр кызларын тәмле телле, нәзакәтле, тормышка әзер итеп үстерсен иде. Укучылардан еш кына бурычлары турында сорыйм. Алар миңа: «Үзеңне яратырга кирәк», – диләр. Әлеге сүзне бик еш әйтәләр хәзер. Дөрес аңлагыз: үзеңне ярату кешене, якыннарыңны ярату өчен кирәк!

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү