Михаил Мишустин бу җәһәттән боерыкка кул куйган
Махсус хәрби операциядә катнашучылар яңа һөнәргә бушлай өйрәнү мөмкинлеге ала. Премьер-министр Михаил Мишустин бу җәһәттән тешле карага кул куйган, дип хәбәр итә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте үзенең телеграм-каналында.
“Махсус хәрби операциядә катнашучыларга иң кирәкле белгечлекләр буенча бушлай уку яки өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге биреләчәк”, – диелгән документта.
Бу карар шулай ук хәрби хәрәкәтләр барышында һәлак булганнарның гаиләләре әгъзаларына да кагыла.
Шулай итеп, алар Мәскәүнең Һөнәри белемне үстерү институтында, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә, Томск дәүләт университетында бушлай белем алачак.
Укуга заявкалар “Работа России” порталында рәсмиләштереләчәк.
“Мәгариф оешмалары чыгымнарын Хөкүмәт грантлар ярдәмендә каплаячак”, – диелгән хәбәрдә.
Эш бирүчеләр мондый хезмәткәрләрне эшкә урнаштырган өчен субсидияләр алачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat