«Авылда калырга яки кайтырга теләүчеләр бар ул. Аларны кабул итәргә теләүчеләр генә юк»

Шәһәр тормышы да читтән караганда гына әйбәт бит инде ул. Эченә кереп батсаң, сазлык шикеллерәк. Ниндиерәк шәһәрдә яшисең дә нинди эшкә эләгәсең – анысы да мөһим.

Күптән түгел генә гаилә корып җибәргән ир белән хатын үз тормышларының аркылысын-буен исәпләп карыйлар да авылга кайтырга булалар. Ә ник кайтмаска! Дүрт стена арасында гомер итү түгел бит инде, стенаның теге ягында таңга кадәр бәйрәм уздырмыйлар, подъездга чыгып талашучы да юк, ял көннәрендә таңнан төнгә кадәр ремонт та ясамыйлар, домофоннан таң тишегендә шалтыратып гафу үтенүче дә юк. Ярты зарплата күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен түләргә дип кәгазь дә җибәрмиләр. Саф һава анда, үз биләмәң, үз мунчаң. Үзең үстергән кош-кортның, я мал-туарның итен ашыйсың, сөтен эчәсең. Йомыркасы да менә дигән. Бәрәңгесе-фәләне дә, барлык яшелчәсе, җиләк-җимеше үз бакчаңда үскән хәләл ризык. И, шуларны уйласаң, авыл җиркәйләре оҗмахның җирдәге бер өлеше инде ул!

Бу гаилә дә шулай уйлап, авылга кайтып китә. 250–300 мең сум тирәсенә йорт сатып алалар. Әйбәт кенә өй: газы үткән, суы кергән, башка уңайлыклары да бар – мондыйны шәһәрдә фәлән миллионга да табалмыйсың. Иске булса да, үз мунчасы тора. Көн дә мунча кереп, шашлык пешереп, балыкка йөреп гомер үткәрсәң дә, беркем бер сүз әйтми. И, ярый башыбыз җитте әле, ярый күченеп кайттык, дип сөенәләр болар.

Авылга кайту шатлыгының беренче дулкыны шатлыкта узса да, көндәлек мәшәкатьләр акрын гына үзенекен итә башлый. Кибет. Авылда кибет бар, тик монда бөтен нәрсә кыйммәт. Район үзәгендәге арзанлы җирләрдән кайтаралар да, бәясен икеләтә арттырып, сатуга куялар икән. Ә кешеләр ала. Чөнки бүтән чаралары юк. Әле бәясенең кыйммәтлеге дә бер хәл, кирәкле нәрсәләрнең күбесен табып булмый, кыйбат бәягә дә кайтармыйлар. Кинәт хаҗәте чыккан һәр нәрсәне шул мизгелдә үк кибеттән алып кереп гадәтләнгән шәһәр кешеләренә бу бик сәер тоела, ләкин түзәргә туры килә.

Тик монысы башы гына икән әле. Балалар бакчасын узган ел гына япканнар икән. Мәктәп тә күптән эшләми. Балаңны күрше авылга йөртергә туры килә. Ярый әле анысы ерак түгел, җиде чакрым гына. Мәктәп яшендәгеләрне махсус автобус йөртә. Ә бакчага барырга тиешле балаларны үзең илтергә-кайтарырга тиеш буласың икән. Чөнки алар өч-дүрт бөртек кенә.

Медпункт бар, әмма атнасына өч көн генә ачык була. Фельдшер күрше авылныкы, ул берьюлы өч урында: үз авылларында, монда, тагын бер авылда эшләп йөри. Оптимальләштерүчеләр шулай дөрес дип тапкан. Фельдшерны тота алсаң, я тиешле уколы, я шприцы булмый. Авырып китсәң, ашыгыч ярдәм чакырасың бит инде. Шәһәр кешесе шуңа күнеккән. Авылда да шулай итәсең, тик район хастаханәсендә ике генә машина эшли икән, алар бөтен авылларга да җитешә алмый, шуңа күрә авыруны үзеңә алып килергә кушалар. Шулай әйбәтрәк булыр, югыйсә берәр атна көтәргә туры килер, диләр.

Авыл җирендә яшәргә теләсәң, иң кирәкле нәрсә – автомобиль. Тик ул да акча ашарга ярата. Яңаны алырга телисең икән, кредитка батарга туры килә, искене алсаң, ремонттан башың чыкмый. Нишләсәң дә, түләргә туры килә. Ләкин кирәкнең кыйммәте юк, ала инде бу гаилә арурак кына бер машина. Чөнки ансыз ике кулсыз кебек. Котылу юлы шикелле дә тоела: район үзәгенә барып, арзанрак хакка азык-төлек җыеп кайтырга, бала-чагаңны бакчага, мәктәпкә һәм төрле чараларга йөртергә, табибка күренеп килергә мөмкинлек бирә бит. Җиңел машина алып җибәргәч, беркадәр җиңеләеп кала хәлләре. Тик аның белән генә дә булмый икән әле, йөк машинасы, трактор, яки һич югы мотоблок та кирәк икән. Бензин пычкысы да, бүтән эш кораллары да. Чөнки хәзер авылда да оста табу авыр, юк алар, булган хәлдә дә чиратлары алдан төзелгән. Шуңа эшләгән эшләре дә артык сөендерә торган түгел, ошатмыйсың икән, үзең яса, дигән шикеллерәк. Үзеңә кала. Ә эш кораллары сорап кешегә керә торган дәвер узды, хәзер һәркемнең үзенеке булырга тиеш.

Ләкин автомобиль һәм башка эш кораллары алып та, бәладән котылып булмый торган тагын ике нәрсә бар икән. Ут белән су инде ул. Бер сүз әйтмичә, бернинди кисәтүсез генә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тоталар да электрны өзеп куялар. Кайчагында бу азга гына була, ә кайвакыт әллә ничәшәр сәгатькә сузыла, суыткычтагы ризыклар эреп ага башлый. Ә  электрның ни өчен булмавын һәм кайчан булачагын да белгән кеше юк. Су да шулай…

Утын да шулай икән. Урман якын булса да, анда барып агач алып кайтырга рөхсәт ителми икән. Ә утын сатып алсаң, бер йөге – унбиш мең. Шулай булгач, мунча керү дә бик үк түләүсез булып чыкмый бит инде. Төзелеш кирәк-яраклары турында сөйлисе дә түгел. Кош-корт асрарга дип сарай төзеп куялар болар, ул үзе ике йөз илле мең сум тирәсенә баса.

Иң мөһиме, болар эшкә урнаша алмый этләнәләр. Юк та бит инде эш урыннары. Хәтта сыер саварга да чират. Көтү көтәргә дә. Аннан соң, авыл халкы читтән кайтучыларга аеруча игътибарлы була бит ул. Үзенекеләрне дә бик алга алып тормый инде, ә читләрне  бигрәк тә. Җае чыкса да, чыкмаса да, күздән ычкындырмыйлар боларны, тозга-борычка манчып кына торалар. Кеше сөйләгәндә адәм баласының таланты икеләтә ныграк ачыла бугай…

Шуннан ире Себергә китеп урнаша, хатыны район үзәгеннән нәрсәдер таба. Балаларын да шунда урнаштыралар, иртән хатыны илтеп куя, эштән бушагач алып кайта. Бер мәлне авылдагы йортларын сатып, район үзәгенә күчәргә ниятлиләр. Хәтсез чыгым күрделәр бит инде авылдагы йортларын тергезергә дип. Сарайлар салып куйдылар, мунчаларын, йортларын ныгыттылар. Ким дигәндә, миллионга якын акчалары чыкты. Тик йорт-җирләрен шул бәягә түгел, ике йөз илле меңгә дә алучы юк икән. Төшерергә мәҗбүр булалар. Башта – ике йөзгә, аннан – йөз иллегә. Шуннан кире уйлыйлар да сатмаска карар кылалар.

Район үзәгенә күченергә җыеналар бугай хәзер. Нәрсә дип әйтәсең инде… Менә без: «Авыллар бетә. Яшьләр калмый, кайтучылар юк», – дип зарланабыз бит. Авылда калырга яки кайтырга теләүчеләр дә бар ул. Кайтучылар да бар. Аларны кабул итәргә теләүчеләр генә юк.

Марат Кәбиров

Фото: wp-s.ru

 


«Авылда калырга яки кайтырга теләүчеләр бар ул. Аларны кабул итәргә теләүчеләр генә юк»” язмасына фикерләр

  1. Кайтсыннар безгә,өе дә бар,эше дә,бакчасы,мәктәбе дә.Тырышып эшләргә генә кирәк.

Фикер өстәү