Язның бер көне. Республика кырларында эш турында да, аш турында да сөйләштеләр

Чәчү мәйданнары, фермада эшләүче роботлар, ял һәм сөт бәясе. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Мөслим, Минзәлә, Тукай һәм Түбән Кама районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Вертолеттан төшкәч, районда яшәүчеләр белән очрашып, аларның хәлен дә белеште ул. Республика кырларында эш турында да, аш турында да сөйләштеләр.

Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатып йөрде. Кунакларны беренчеләрдән булып каршы алган Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин әйтүенчә, районда чәчү мәйданы 75 мең гектар тәшкил итә. Шуның 59 мең гектары сабан культураларына туры килә. Барлык кырларның 82 процентында чәчү эшләрен тәмамлаганнар инде. Тагын 3–4 көннән эшне тулысынча тәмамларга ниятлиләр. Марат Җәббаров сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге буенча Мөслим районы республика күләмендә алтынчы урында тора. Соңгы ике елда гына да район сигез баскычка югары күтәрелгән. Тармакка бәйле борчыган сораулар да бар, әлбәттә. Министр шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны кимүен әйтте һәм халыкка дәүләттән ярдәм чаралары турында тагын бер кат аңлатырга киңәш итте. Тулаем алганда, Рөстәм Миңнеханов, районда эш яхшы оештырылган, дип бәя бирде.

Мөслимдә Рәис заманча «Август-Мөслим» сөтчелек комплексында да булды. Биредә сыерларны 18 робот сава. Мондый фермалар Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә бик сирәк. Комплекста 4 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның яртысы – савым сыерлары. Биредә тәүлегенә 63 тоннадан да күбрәк сөт савалар.

Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов әйтүенчә, районның авыл хуҗалыгы җирләре 98 мең гектарга якын мәйданны алып тора. Чәчү эшләре график нигезендә алып барыла, дип хисап тотты «глава» Рөстәм Миңнехановка. Аның сүзләренә караганда, Минзәләдә терлекчелек комплекслары төзү юнәлешендә зур эш алып барыла. Үсемлекчелек һәм тармакта заманча технологияләрдән файдалану турында да онытмыйлар. Районда Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәре белән дә аралашты. Ул аларга башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтте.

Рәискә райондагы «Камский Бекон» сөтчелек комплексын да күрсәттеләр. Биредә 8600дән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Комплекста былтыр 10 мең тонна сөт һәм 270 мең тонна ит җитештергәннәр.

Тукай районында да язгы чәчүне атна ахырына кадәр төгәлләмәкчеләр. Районда барлык кырларның 72 процентында, ягъни 42 мең гектар мәйданда эш беткән инде. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев сүзләренә караганда, хуҗалыклар кирәкле техника, ягулык-майлау материаллары һәм ашлама белән тәэмин ителгән. Былтыр игенчеләр 187,8 мең тонна ашлык җыйган. Быел да кимен куймаска тырышалар. Рөстәм Миңнеханов районның уңышларын югары бәяләде. Шулай булмый ди, Тукай районы авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урында тора.

– Җирле хуҗалыклар бөтен юнәлешләрдә дә тырышып эшли. Терлекчелек буенча да, үсемлекчелектә тә үсеш күзәтелә. Район шәхси хуҗалыклар саны буенча да сынатмый, – диде министр.

Рөстәм Миңнеханов районның Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләре янәшәсендә урнашуын да искәртте.

– Бу – сезгә өстәмә мөмкинлекләр ача, – диде Рәис. – Әйе, хәзер катлаулы чор. Моңа да карамастан, республикадагы барлык проектлар һәм программалар дәвам иттерелә.

Мисал эзләп ерак йөрисе дә юк. Рөстәм Миңнеханов районның Яңа бистәсендәге ял паркында булды. Әлеге иҗтимагый киңлек уңайлы шәһәр мохитен булдыру юнәлешендә республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага төзелгән. Паркта мәдәният йорты, Дан аллеясы һәм спорт мәйданчыгы бар. Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә һәм Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән дә аралашты. Бүген биредә сугыш шаһиты булган алты ветеран яши.

Түбән Камада вазгыять тотрыклы, диде район башлыгы Рамил Муллин кырлардагы эш барышы белән танышырга килгән Рөстәм Миңнехановка. Бүген районда 65 фермер хуҗалыгы эшли. Чәчүгә бәйле төп эшләр дә ахырына якынлашып килә. Марат Җәббаров сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге буенча Түбән Кама районы республика күләмендә унберенче урында тора. Кыр эшләрендә катнашучылар белән очрашкач, Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәреннән эш шартлары белән дә кызыксынды. Форсаттан файдаланып, Рәистән авыл халкының үзәгенә үткән мәсьәлә – сөтне кабул итү бәясе турында сорадылар. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ул бу хакта хәбәрдар. «Без бу мәсьәләдә федераль дәрәҗәдә сөйләшергә әзер», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Р.S. Казанда исә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгына урман патруле машиналары тапшырды. «Тимер ат»ларны федераль программа ярдәмендә сатып алганнар. Бу уңайдан, Рөстәм Миңнеханов Россия Табигать һәм экология министрлыгына рәхмәт белдерде. «Заманча транспорт чаралары урманчыларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен кирәк», – дигән фикер белдерде Рәис. Татарстан урманчылары белән горурлануын да әйтте.

Фото: https://rais.tatarstan.ru/


Фикер өстәү