«Авыл мәктәпләренә генә түгел, шәһәрнекеләргә күбрәк тә игътибар бирә башладык»

Шәһәр балаларын авыл тормышы, табигать, урман  кызыксындырмый дигән булалар тагын. Ничек кенә әле! Казан дәүләт аграр университеты ректоры  Айрат Вәлиев кебек җаен-көен таба белергә генә кирәк.

Казанның Идел буе районындагы «Перспектива» дип аталган  186 нчы күппрофильле лицейда булган вакыйга барысын да аякка бастырды. Монда Казан дәүләт аграр университеты,  лицей һәм Урман янгыннары үзәге арасында үзара хезмәттәшлек итү турында өчьяклы килешү төзелде. Максатлары – укучыларга һөнәри юнәлеш бирү.

Әле тантаналы кичә башланганчы ук тәнәфескә чыккан укучылар белән аралашып алган идем. Барысы да үзенчә ниндидер яңалык көтә. Киләсе уку елыннан шушы документ нигезендә  экологик юнәлештә 8–9 нчылар арасында аерым сыйныфлар тупларга ниятлиләр. Әти-әниләр белән дә сөйләшүләр булган. Берсе дә каршы килмәгән. Киресенчә, балаларының табигать кочагына якынрак булулары шатландырган гына аларны. Үзләре дә читтә калмаска ниятләп торалар.

186 нчы лицейда математика, химия, биология кебек юнәлешләр бар инде. Шул нисбәттән авиация, педагогика, медицина буенча белгечлекләр әзерләүче уку йортлары белән дә элемтәләре нык.  «Әмма экологик тәрбия бик кирәк иде», – ди уку йорты директоры Азит Җамалдинов.  Дөрес, моңа кадәр дә бу темага игътибар зур булган. Лицейда «SOS» бригадасы эшләп килә.  Бу юлы да тамашачылар алдында  Казансу елгасының язмышы турында җиткерделәр. Тарих битләрен дә актардылар. 100 ел элек бу елганың нинди булуы барыбызда да кызыксыну уятты. Бүген яр буйларында берсеннән-берсе биегрәк корылмалар төзелә, болыннар киптерелә. Елга дәшми, аңа кем ярдәм итәр, дигән сорау гына әлегә җавапсыз алды.

Бу сорауларга хәзер җавапны, бәлки, Казан дәүләт аграр университеты белән бергәләп биреп булыр, дип өметләнә лицей укучылары. Югары уку йортының 100 еллыгына багышланган  фильмны да бик игътибар белән карады алар. Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов кебек республика башлыкларының да нәкъ шул  уку йортын тәмамлаганнарын белгәч, горурланып та куйдылар. Ректор аңлатма да биреп барды.

– Монда  авыл хуҗалыгы турында гына сүз бармый. Бездә икътисад, инженер-техник, җир төзелеше, урман хуҗалыгы  буенча да белем алырга мөмкин, – диде ул. – Без соңгы вакытта авыл мәктәпләренә генә түгел, бәлки, шәһәрнекеләргә күбрәк тә игътибар бирә башладык, чөнки төрле базалар, лабораторияләр нәкъ менә  зур бистәләрдә, шәһәрләрдә урнашкан. Анда эшләүче кадрлар да бик кирәк.

Әлбәттә инде, бу кичәдә укучылар танышкан юнәлешләрнең берсе – урман хуҗалыгы. Урман – барыбер сер тулы дөнья инде ул. Шуңа күрә укучыларның  нәкъ менә шушы дөнья белән күбрәк кызыксынулары юкка булмагандыр. Урман хуҗалыгы факультеты профессоры Харис абыйлары Мусинны да сулыш алмыйча тыңлады алар.

– Сезнең белән элемтәләр булдыруга без бигрәк тә шатбыз, – диде Харис Гайнетдинович. – Беренчедән, лицей аграр университет янәшәсендә, димәк, аралашу өчен җиңелрәк булачак, икенчедән, уку йортыгыз да шәһәр тузаныннан шактый читтә,  урман эчендә диярлек урнашкан. Бу үзе үк сезгә табигать балалары булып үсәргә ярдәм итәчәк. Татарстан урманнары, белгечләр турында  да бик кызыклы мәгълүматлар яңгырады. Татарстанда урманчылар  моннан 135 ел элек әзерләнә башланган. 1888 елда Минзәлә өязендәге Биклән урманчылык мәктәбе башлаган бу эшне.  Анда урман кондукторлары әзерләгәннәр. Хәзер ул мәктәп юк инде. Эстафетаны  Кукмара районында урнашкан  Лубян урман хуҗалыгы техникумы кабул итеп алган. Узган ел бу уку йорты 100 еллыгын  бәйрәм итте. Бүген югары белемле белгечләрне аграр университетның урман хуҗалыгы факультеты  әзерли.

Россиядә исә урман фәненә нигезне 1818 елда оештырылган Санкт-Петербург урман техник университеты салган.  Безнең аграр университет бу уку йорты белән бик дустанә мөнәсәбәттә.  Лубян техникумын тәмамлаганнан соң, бик күпләр укуын шунда дәвам итә икән. Элеккеге министрларыбыз Александр Гуляев, Наил Мәһдиев тә шунда белем алганнар.  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов – әлеге университетның  мактаулы академигы.

Урман эшләре буенча  югары белем бирү эшләренең яңа этабы XX гасырның ахырында гына башлана. Моның кирәклеге турында инициатива белән профессорлар Әхмәдулла Газизуллин, Факил Әһлиуллин, Шәһәр яны урман хуҗалыгы директоры Харис Мусин, Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов чыга. 2001 елда урман хуҗалыгы факультеты, ниһаять, булачак урманчыларга белем бирә башлый.

  • Бүген безнең урманчылар Татарстанда гына түгел, Россиянең барлык төбәкләрендә, Казахстанда, Кыргызстанда хезмәт куя. Эшләр шуңа таба бар ки, киләчәктә, гомумән, Россиядәге барлык урманнар белән безнең укучылар идарә итәр кебек, – ди Харис Гайнетдинович. – Без моның белән бик тә горурланабыз.

Ул инде бүген үк укучыларны урман факультеты студентлары үстергән дендрарий, ягъни сирәк очрый торган агач-куаклар үстерелгән бакчага чакырды.  Форсаттан файдаланып, мәктәп укучылары урман белгечлеге алырга җыенган абый-апалары белән дә сөйләшерләр, киңәш-табыш кору зыян итмәс.

Фәния Әхмәтҗанова

Cан

Татарстан Республикасы 6 млн 800 мең гектар чамасы мәйдан били, шуның нибары 1 млн 271 мең гектары, ягъни 17 проценттан бераз артыгы – урманнар. Аларның 16 проценты – ылыслы, 59 проценты – яфраклы агачлардан торган катнаш урманнар.

Фото фото папкасында вуз файлы


Фикер өстәү