Гөлназ Асаевага тагын эләккән: «Нәрсә эшлим инде мин хәзер, нәрсә эшлим?»

Узган атнада җырчы Гөлназ Асаева һәм тагын берничә татар эстардасы артистлары Дубайда Сабантуйда чыгыш ясады. Матур фото-видеоларын соөиаль челтәрләргә куйгач кызга күп кенә матур түгел сүзләр килеп ирешкән.

Җырчы фотолар асытндагы комментарийларга җавапсыз калмаган, видео яздырган:

– «ВКонтакте»га комментарийларны укыган идем — шаккаттым! Дубайга Сабантуйда эшләргә барып кайттым бит инде. Анда нәрсә генә язмаганнар. Әй Аллам! «Аякларыңны күрсәтеп йөрисең, ничек сиңа оят түгел», тегесе-монысы… Нәрсә бар – шуны киеп бардым инде. Пәрәнҗә юк өйдә. «Махсус операциядәгәләргә булышасызмы соң сез?», «Бездә – сугыш, ә сез Дубайда йөрисез»…

Нәрсә эшлим инде мин хәзер, нәрсә эшлим? Дубайга безне эшләргә җибәрделәр, миңа тәкъдим иткәч, билгеле, мин ризалаштым. Мобилизацияләнгәннәргә булышу турында… Кызык, ә сез үзегез булышасызмы соң? Сез нәрсә эшлисез үзегез? Комментарийлар язудан тыш…

Нишләп һаман шулай язалар икән. «Менә сез булышмыйсыз», «Болай итмисез», «Башка артистлар булышалар»… Фирдүс абыйлар, Гүзәл, Илсөя апалар булышалар, диләр. Аларга ничә яшь тә, миңа ничә яшь? Алар күпме гомер эшлиләр дә, мин күпме гомер эшлим? Миңа булыр-булмас 24 яшь, минем артык акчам юк алай. 20шәр, 30ар ел сәхнәдә эшләп, «багаж» булса, әлбәттә, мин дә ярдәм итәр идем. Әле минем матди яктан алай булышырга хәлемнән килми. Каян җиткерергә соң? Үзегез ярдәм итегез. Карап торам, сез – олылар. Сездә акча күптер инде. Үз гомерегезгә эшләп өлгергәнсездер. 24 яшьлек «маңка танау»дан нәрсә көтәсез соң сез? – дип үпкәсен белдергән Гөлназ.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү