Мамадыш районының Шәдче авылында яшәүче Рәйсә һәм Фаил Фәизовлар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ярдәм итүче хәйрия фондына үз пенсияләреннән 70 мең сум акча күчергәннәр.
Алар икесе дә укытучылар. Фаил абый әле дә мәктәптә хәрби эш дәресләре алып бара, балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияли. Аларның оныклары Марат та хәзерге вакытта махсус операциядә катнаша икән.
– Без, егетләрнең җиңү белән кайтуын теләп торабыз. Барысы да туганнары янына исән-имин кайтып җитсә иде. Илләргә тынычлык иңсен, – ди алар.
Фото Николай МИХАЙЛОВ
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat