Песков Путинның Кремльгә пилотсыз очкычларның һөҗүм итүенә карата мөнәсәбәте турында сөйләп үткән

Президент Владимир Путин килеп туган катлаулы вазгыятьтә һәрвакыт тыныч кала белә. Кичә Кремльгә пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң да шулай булды, дип белдергән журналистларга дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта ТАСС яза.

“Президент катлаулы, экстремаль хәлләрдә һәрвакыт тыныч, төгәл һәм җыйнак бәя бирә, әмерләре дә нәкъ шундый була, – дип белдергән Песков. – Бу җәһәттән барысы да үзгәрешсез калды.”

Аның әйтүенчә, Кремльдә гадәти, эшлекле вазгыять хөкем сөрә. “Барысы да – үз урынында”, дигән дәүләт башлыгы матбугат секретаре.

Исегезгә төшерәбез: алдагы көнне Кремльдән Киев режимының Россия Президенты резиденциясенә ике дрон белән һөҗүм итү омтылышы ясавы турында хәбәр ителде. Песков белдергәнчә, Киев барысын да Вашингтон кушуы буенча эшли.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү