Владимир Путин 9 Майда Җиңү парадында чыгыш ясаячак

Россия Президенты Владимир Путин, гадәттәгечә, 9 Май көнне Кызыл мәйданда Җиңү парадында чыгыш ясаячак. Чарага әзерләнү җәһәтеннән берни дә үзгәрмәде, дип белдергән дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков.

“Кремльгә пилотсыз очкычлар һөҗүм итү сәбәпле парад кыскартылган вариантта уздырылмыймы?” – дигән сорауга: “Юк, гадәти парад әзерләнелә. Бары тик шуны гына әйтә алам. Президент та гадәттәгечә чыгыш ясаячак”, – дип җавап биргән Песков.

Исегезгә төшерәбез: Украина дроннары 3 май төнендә Кремльнең Сенат сараена һөҗүм итмәкче булган. Әмма махсус хезмәтләр һәм хәрбиләрнең нәтиҗәле гамәлләре аппаратны сафтан чыгаруга китергән. Президент Владимир Путин ул вакытта резиденциясендә булмаган. Мәскәү дроннар һөҗүмен, Президентны үтерү омтылышы, дип бәяли. Россия Тикшерү комитеты террорчылык акты турында эш кузгаткан. Шул ук вакытта Киев бу хәлгә мөнәсәбәтле булуын танымый.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү