Рөстәм Миңнеханов: Безнең Россия тарихы сәхифәләрен бозуга юл куярга хакыбыз юк

Безнең Россия тарихы сәхифәләрен бозуга юл куярга хакыбыз юк, дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында.

«Ветераннарыбызның Бөек Җиңүнең ниләр бәрабәренә яулавы турындагы тарихи дөреслекне балаларыбызга һәм оныкларыбызга җиткерү – безнең изге бурыч», — диде республика җитәкчесе.

Ул 1945 елның 9 маенда совет гаскәрләренең «фашистлар Германиясен җиңүен һәм канкойгыч сугышка нокта куюын» искәртте.

«Соңгы елларда геосәяси вазгыять ничек кенә үзгәрсә дә, Җиңү көне безнең яраткан, кадерле һәм бөек бәйрәм булып кала», — диде ТР Рәисе.

Ул әлеге дата ата-бабаларыбызның дан көне, милли горурлык, зур рәхмәт, авыр кайгы һәм мәңгелек хәтер символына әверелүен искәртте.

«Бу көнне без Татарстан халкының, җиребезне азат итү өчен үз гомерләре белән түләүчеләрнең, тылда Бөек Җиңүне якынайту өчен тырышкан кешеләрнең батырлыгын рәхмәт хисләре белән искә алабыз», — диде Миңнеханов.

Утырышта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

 


Фикер өстәү