«Мөселман кеше һәр көнне Коръән укырга тиеш»

Коръән укуның да үз әдәпләре бар. Аларны һәр мөселман белергә тиеш. Изге китапны бүләк итәргә ярыймы? Коръән укыган өчен мөселманга нинди савап языла? Коръән уку өчен билгеле бер вакыт бармы?

«Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиннан шушы һәм башка сорауларга җавап белештек.

Алмаз хәзрәт, Коръәннең мөселман өстендә нинди хаклары бар?

– Коръәннең мөселман өстендә өч хакы бар: андагы һәрбер аятькә иман китерү, Коръәнне гарәпчә укырга өйрәнү, мәгънәләренә төшенү, андагы хөкемнәр белән гамәл кылу.

– Коръән укуның нинди саваплары бар?

– Коръән уку – күңелне тынычландыручы һәм җанны дәвалаучы гыйбадәтләрнең берсе ул. Аллаһы Тәгалә: «Без мөэминнәргә Коръәннән шифа һәм Аллаһның рәхмәтен иңдерәбез», – диде. Коръәнне еш укучы, ятлаучы, аны башкаларга өйрәтүче кеше Аллаһның иң сөекле бәндәсе була. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Дөреслектә, Аллаһы Тәгаләнең кешеләр арасында иң хәерлеләре бар». Кешеләр: «Кемнәр соң алар, йә Аллаһның илчесе?» – дип сорады. Мөхәммәд (с.г.в.): «Алар – Коръәнне укучылар. Алар – Аллаһның кешеләре һәм Аның сайлап алган бәндәләре», – дип әйтте.

Һәрдаим Коръән укылган җиргә бәрәкәт һәм тынычлык иңә. Фәрештәләр мәчеткә җыелып Коръән укучы һәм аны өйрәнүче кешеләр өчен хәер-бәрәкәт сорап дога кыла. Коръәнне оста итеп укучы кеше Аллаһы Тәгалә каршында хөрмәтле фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрелә, ә авырлык белән тырышып укучы кешегә ике тапкыр артык әҗер-савап языла. Шулай ук кешенең җәннәттәге дәрәҗәсе дә Коръәнне күп укуына һәм ятлавына бәйле.

– Изге китапның тәрҗемәсен, тәфсирен укыган өчен дә савап языламы соң?

– Коръән китабын Аллаһы Тәгалә иңдергән рәвештә гарәп телендә уку әҗер-савап китерүче һәм Аллаһка якынайтучы гыйбадәт булып санала. Хаббәб ибен әл-Әрат исемле олуг сәхәбә бер кешегә болай диде: «Булдыра алганча Аллаһка якынай һәм бел ки, син Аңа аның өчен Коръән сүзләренә караганда да сөеклерәк булган башка нәрсә белән якыная алмаячаксың».

Коръәнне яттан укуга караганда китаптан уку яхшырак. Чөнки күзләр белән аятьләргә карау шулай ук әҗер-савап китерүче гыйбадәт булып санала. Әгәр дә бер кеше Коръәнне гарәпчә укыса, аңа укыган һәр хәреф өчен ун әҗер-савап була.

Шулай ук Коръәннең тәрҗемәсен яки тәфсирен уку да саваплы гамәл булып тора. Әгәр дә мөселман гыйлем алу нияте белән Коръәннең тәрҗемәсен яки тәфсирен укыса, аңа шуның өчен әҗер-савап языла. Мөхәммәд (с.г.в.): «Сезнең иң хәерлегез –Коръәнне өйрәнеп, аны башкаларга өйрәтүче кеше», – диде.

Коръәнне бүләк итәргә ярыймы? Китапны ничек сакларга?

– Коръәнне аңа иман китергән һәм аны укый торган мөселманга бүләк итәргә ярый. Коръәнгә хөрмәт күрсәтү Аллаһны зурлау булып тора. Шуңа күрә аны йортның иң хөрмәтле урынында, кендектән биегрәк булган урында сакларга кирәк. Кем дә кем Коръәнгә хөрмәт күрсәтсә, бу гамәл күңелдә тәкъвалык сыйфаты барлыгын күрсәтә. Аллаһы Тәгалә дә әйтте: «Кем дә кем Аллаһның диндә билгеләгән нәрсәләрен зурласа, бу күңелләрнең тәкъва булуыннан».

Коръән китабы иң изге китап булганга күрә аның өстенә башка китапларны яки берәр әйберне куярга ярамый, чөнки бу аңа карата хөрмәтсезлек күрсәтү була. Имам әл-Бәйһәкый үзенең «Шүгабүл-имән» исемле китабында Коръәнгә карата күрсәтелергә тиешле әдәпләр хакында болай диде: «Коръән китабына башка китап, кием һәм башка нәрсәләр куелмый. Бары тик бер Коръән китабы өстенә икенче Коръән китабын гына куярга ярый». Шулай ук әл-Хәким әт-Тирмизи исемле галим «Нәвәдирү әл-Усуль» исемле китабында: «Коръән китабын ачык килеш калдырырга һәм аның өстенә башка китапларны куярга ярамый. Коръән һәрвакытта да башка китаплардан өстә торырга тиеш», – дип әйтте.

Бүләк ителгән Изге китапны бер дә укымыйча, тотмыйча, тик яткызу гөнаһмы?

– Мөселман кеше һәр көнне яки яттан яки китаптан карап Коръәнне укырга тиеш. Чөнки Коръәнне уку – Аллаһны ярату билгесе. Госман ибен Гаффән исемле икенче бер олуг сәхәбә болай диде: «Әгәр дә сезнең күңелләрегез чиста булса, сез Раббыгызның сүзе булган Коръәнне укып туймас идегез».

Дин галимнәре аңлатуынча, Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен намаз эчендә уку фарыз, ә намаздан тыш вакытта уку – сөннәт гамәл. Әгәр дә үзен мөселман дип санаган кеше Коръән китабын намаздан тыш укымаса, ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөннәтен үтәмәгән була.

Коръәннең бер үзенчәлеге – аның тиз онытылуы, хәтердән чыгуы. Кешеләр һәр көнне Коръәнне укысыннар һәм ятласыннар өчен, Аллаһ Тәгалә аны тиз онытыла торган итте дә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Коръәнне гел укып-кабатлап торыгыз. Җаныма хуҗа булган Аллаһ белән ант итәмен ки, ул бауга бәйләнгән дөягә караганда да тизрәк кача, ягъни тиз онытыла», – диде.

Менә шуңа күрә дә Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең сәхәбәләренә Коръәнне кырык, утыз, егерме һәм җиде көн эчендә бер тапкыр укып чыгарга кушты. Габдуллаһ ибн Гамер исемле сәхәбә әйтте: «Аллаһның илчесе миңа: «Коръәнне һәр айда бер мәртәбә укып чык», – диде. Мин аңа: «Коръәнне мин тагын да кыскарак вакыт эчендә укып чага алам», – дидем. Ул миңа: «Алайса Коръәнне егерме көн эчендә укып чык», – диде. Мин аңа: «Коръәнне мин тагын да кыскарак вакыт эчендә укып чага алам», – дидем. Ул: «Җиде көн эчендә укып чык, ләкин аннан да кыска вакыт эчендә укыма», – диде. Башка бер хәдисендә Аллаһның илчесе: «Коръәнне өч көннән дә кыскарак вакыт эчендә укып чыккан кеше аны аңламаган була», – дип аңлатты.

– Коръәнне кайчан уку саваплырак? Аның билгеле бер вакыты юкмы?

– Коръәнне көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында укырга була. Аеруча таң аткан вакытта һәм төннең ахыргы өлешендә Коръән уку саваплы. Төнлә белән кеше дөнья мәшәкатьләреннән арына һәм шуңа күрә ул Коръәнне аеруча игътибар белән укый. Иртәнге намаз вакытында Коръән укуны фәрештәләр карап һәм тыңлап торалар. Шуңа күрә бу вакыт Коръән уку өчен фазыйләтле вакыт булып санала.

– Коръән уку әдәбен искәртсәгез иде.

– Коръәнне укуның билгеле бер кагыйдәләре һәм әдәпләре бар. Шулардан: Коръәнне китаптан укыганда тәһарәтле булу һәм чиста кием кию таләп ителә. Коръәнне яттан укыганда тәһарәтле булу мәҗбүри түгел, ә хәерле гамәл булып санала. Моннан тыш Коръән уку алдыннан авызны чайкау, тәнгә һәм киемгә ислемай сөртү, кыйблага юнәлү мөстәхәб. Коръәнне уку алдыннан «Әгүзү», «бисмилләһ» әйтү, матур тавыш белән уку сөннәт. Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: «Коръәнне тавышыгыз белән матурлагыз, ягъни матур тавыш белән укыгыз. Дөреслектә, матур тавыш Коръәннең укылышына күркәмлек өсти».

– Кайчагында өйләр яна, су басулар була. Әмма өйдә булган изге китап янмый да, батмый да. Мондый могҗизаларны ничек аңлатырга?

– Аллаһы Тәгалә шул рәвешле безгә Коръәннең Үзенең тарафыннан иңдерелгән изге китап булуын тагын бер тапкыр раслый. Аллаһы Тәгалә «Хиҗер» сүрәсендә: «Дөреслектә, Коръәннең Без иңдердек һәм Без аны саклыйбыз», – диде.

 


Фикер өстәү