Төбәк юлларында 180700 кв. метрдан артыграк мәйданда чокыр-чакырларны ямаганнар

Яз башланганнан бирле төбәк юлларында 180700 кв. метрдан артыграк мәйданда чокыр-чакырларны ямаганнар. Вак таш түшәлгән юлларның 1,5 мең кв. метрдан артыграк өлешен төзекләндергәннәр. 

Юл хезмәтләре санитария-экология икеайлыгы кысасында юл читләрен чистарта-җыештыра. Бүгенгә 3 мең куб. м чамасы чүп-чар җыеп алынган инде. 226,7 чакрым озынлыкта юлларга буй-буй сызыклар, башка тамгалар ясалган.

Быел Татарстанда юл эшләре программасына барлыгы 67 миллиард сумнан күбрәк акча каралган. Шуның 14 миллиард сумнан артыграгы – Россия бюджетыннан һәм 53 миллиард сум чамасы – Татарстан бюджетыннан.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү