«Сукыраерга мөмкин». Арзан уколлар белән җыерчыктан котылырга маташу күпмегә төшә?

Кесә такыр булса да, матур буласы килә! Россиядә яшәүче гүзәл затларның күбесе шул фикердә булса кирәк. Махсус салоннарга йөрү кесәгә шактый сукканга күрә, соңгы арада аларның күбесе үзенә үзе (!) матурлык уколлары ясый башлаган әнә. Өйдән чыгып торасы да юк, акча да янга кала. Белгечләр исә, болай эшләү коточкыч дәрәҗәдә куркыныч, дип чаң суга. Арзан уколлар белән җыерчыктан котылырга маташу күпмегә төшә?

Мондый могҗизалы уколларны барыбызга яхшы таныш «Озон», «Вайлдберриз» кебек маркетплейслардан алып була. Күбебез гадәти кибетләргә йөрүдән бизеп, киемен дә, ризыгын да, көнкүреш кирәк-ярагын да шуннан гына ала бит хәзер. Соңгы арада маркетплейслар матурлык салоннарын да алмаштыра башлаган.

Бүген биредә, нигездә, өч төрле матурлык уколы сатыла. Аларның берише ирен күпертү өчен кирәк булса, икенчеләре биттәге җыерчыкларны киметеп (филлер), артык майны «яндыру» өчен (липолитик) кирәк. Бәяләре шактый очсыз. Матурлык салоннарында берничә дистә мең сумга сатып ала торган әлеге уколларны биредә, күп дигәндә, 12 мең сумга алып була. 3 мең сумлыклары да бар. Бар да бер капта ничә ампула булуга бәйле. Кабында ничек итеп кулланасы да язылган! Аңлашылмаса, «Ютуб»та мондый уколларны ничек ясыйсын өйрәткән видеолар да бар.

Маркетпейста сатылган һәр препарат астында йөзәрләгән кайтаваз. Ни гаҗәп, аларның барысы диярлек уңай! Шунда ук матурлык уколларының нәтиҗәсен күрсәткән фотолар да урнаштырганнар.

Фотосы буенча 25–30 яшьләр тирәсендәге Ирина исемле кыз мондый укол ярдәмендә кабартылган ирененнән бик канәгать булуын язган әнә. «Биш ел чамасы косметологка йөргән идем. Күпме акча түктем. Хәзер ул клиникаларга бөтенләй якын килерлек түгел. Әллә кайчан шушы уколны алып ясыйсы калган. Бер авырлыгы да юк», – дип язып калдырган ул. Туташларның икенчесе үзенә үзе укол ясарга курыккан. Әмма аптырап калмаган, ирен күпертүче уколны дус кызыннан ясаттырган. Шулай ук нәтиҗәсеннән канәгать калган. Шул рәвешле бу препарат астында калдырылган 130 кайтавазның нибары берсе генә тискәре. Алсу исемле бер хатын-кыз бу уколны кадаганнан соң иреннәренең кара янып чыгуын язган. Фотосын да урнаштырган. Әмма башка кызларның кайтавазлары арасыннан аны бик тырышып эзләсәң генә таба аласың! Шуңа бу уколның файдадан гайре бернәрсәсе юк икән дигән фикер кала.

Психология фәннәре магистры, психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева сүзләренә караганда, мондый «матураю» ысулларын, нигездә, үзендә гел нәрсәдер үзгәртеп торырга теләүчеләр куллана. Жир йөзендә яшәүчеләрнең якынча 3 проценты психикасында шундый тайпылыш бар икән. Психологиядә бу күренеш дисморфофобия дип атала.

– Чынлыкта бу кешеләргә тәненнән бигрәк психикасын жайга салу турында уйланырга кирәк. Алар үзен ничек бар шулай кабул итми, башкалар ни уйлар дип куркып яши, – ди психолог. – Матурлык уколларын шундый жинел юл белән сатып алу мөмкинлеге, аларны кулланучылар саны арту жәмгыятебездә үз-үзеннән канәгать булмаучыларның ни дәрәҗәдә күп булуын күрсәтә. Ләкин кеше психологик ярасыннан арынасы, психикасын төзәтәсе урынга, укол ярдәмендә вакытлыча булса да күз буярга тырыша. Әгәр дә кеше эшне шуннан башласа, арабызда ирен күпертү, керфек үстерү, жыерчыкларны бетерү артыннан чабучылар да азрак булыр иде. Матурлык уколлары ярдәмендә генә үз-үзеңне кабул итү, ярата башлау – иллюзия.

Таныклык кирәк

Юрист Роман Архипов сүзләренә караганда, закон нигезендә барлык матурлык уколларының да теркәү таныклыгы булырга тиеш. Әгәр ул шушы документтан башка сатыла икән, димәк аларны йә идән астыннан таратып яталар, йә ул «тәнгә кертелми торган чара» буларак сатыла.

– Закон нигезендә барлык медицина чаралары, шул исәптән имплант (филлер, мезонин һ.б.), дару рәвешендәге инъекция препаратлары (ботокс, мезотерапия һ.б.) да махсус теркәү таныклыгы белән генә сатылырга тиеш. Ул аларның нәтиҗәле һәм куркынычсыз булуын раслый. Мондый документлы матурлык уколларын дипломлы белгеч яки медицина лицензиясе булган юридик зат кына сатып ала ала. Гади кешегә аны кулга төшерү бик авыр, – ди юрист.

Шуңа күрә мондый чын матурлык уколларының «Озон», «Вайлдберриз» кебек кибетләрдә сатылмавы көн кебек ачык. Аларны маркетплейслардан алып куллану аркасында зыян күргән очракта да беркемне дә җаваплылыкка тарта алмыйсың.

– Маркетплейслардагы ирен кабарта, җыерчык бетерә торган кирәк-яракларының ни дәрәҗәдә сыйфатлы, ялганмы-чынмы икәнен кеше үзлегеннән дә тикшереп карый ала. Моның өчен Росздравнадзор (roszdravnadzor.gov.ru) сайтындагы «Теркәлгән медицина эшләнмәләренең бердәм реестры» дигән бүлеккә кереп, әлеге препарат турында кирәкле барлык мәгълүматны кертеп, аның бу исемлектә бармы-юкмы икәнлеген белергә мөмкин, – ди юрист.

 

«Сукыраерга мөмкин»

Арзанлы матурлык уколлары организмга ничек тәэсир итә? Әлеге һәм башка сораулар белән КФУның Университет клиникасы табиб-дерматовенерологы, косметолог Эльвира МАГЕРРАМОВАга мөрәҗәгать иттек.

– Сезгә килүчеләр арасында арзанлы матурлык уколларыннан зыян күрүчеләр бармы?

– Соңгы арада арзанлы матурлык уколлары корбаннары саны, дөрестә дә, арта башлады. Безгә нигездә 20–25 яшьлек кызлар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Күбесе иреннәрен күпертү өчен үзләренә үзләре белер-белмәс укол ясаган. Энә тигән урыннарда кара янган гематомалар пәйда булган, иреннең формасы бозылган. Арзанлы матурлык уколлары китергән мондый зыянның нәтиҗәсен бетерү өчен бик күп көч һәм вакыт таләп ителә.

– Маркетплейслардан сатып алынган андый уколлар тагын нәрсәсе белән куркыныч?

– Алар аркасында кешенең мимикасы, тән тиресе бозыла, йөз һәм гәүдә бик нык шешенә, ямьсез эзләр кала. Җыерчыкларны тигезли торган филлер, артык майны «яндыра» торган липолитикларны профессиональ косметологлар рәсми дистрибьюторлардан гына сатып ала. Сыйфаты начар булып чыкса, арадашчы оешма вәкиле, җитештерүчегә чыгып, проблеманы тиз арада хәл итә. Шуңа күрә мондый матурлык уколларын рәсми булмаган арадашчылардан алу бик куркыныч. Син аның яраклылык вакыты чыкканмы-юкмы, составында зарарлы химик матдәләр бармы икәнлеген дә белмисең. Бәлки, ул шприцта аллергия, анафилактик шок, күзәнәкләрнең үлүенә (некроз) китерә торган зарарлы матдәләр бардыр? Теләсә каян сатып алган очракта моны беркем төгәл белми, аның өчен беркем җавап та бирми. Шуңа күрә мондый матурлык уколларын сыналган, билгеле оешмалардан фәкать тәҗрибәле косметологлар гына сатып алырга тиеш.

– Аларны сайлау гына түгел, дөрес итеп ясый белергә дә кирәк бит әле…

– Әлбәттә! Белер-белмәс үзенә мондый уколлар ясаган кеше аны ничек дөрес башкарасын да, шприцтагы сыекчаны күпме кертәсен дә белми бит. Ул энәне дөрес яктан кертмәсә яки артык тирән кадаса, тәннең, әйтик, шул ук иреннең формасы бозылачак. Әгәр ул укол ясаганда кан тамырына эләксә, бөтен күзәнәкләргә зыян салачак. Хәтта тәҗрибәле белгеч тә бу эшләрне башкарганда бик сак эш итә. Ул-бу була калса, хатасын ничек төзәтәсен белә. Үз-үзенә мондый укол ясаучылар исә тәненә гомерлек зыян сала ала. Дөрес ясалмаган очракта, мондый матурлык уколлары кан тамырларын кысарга да мөмкин. Бу исә, үз чиратында, кан әйләнеше бозылуга, ишемиягә үк китерә ала. Филлер эре кан тамырларына эләксә, кеше сукыраерга да мөмкин. Майларны «яндыручы» липолитикларны дөрес салмаганда, тән тукымасы үлекли. Аннары мондый уколлар бик чиста урында, махсус шартларда гына ясалырга тиеш. Өйдә ясалган очракта, организмга инфекция эләгүе дә бар.

– Үзлегеңнән укол кадагач, организмдагы нинди үзгәрешләр сагайтырга тиеш?

– Әгәр укол ясаган урын авыртса, агарып яки шешеп чыкса, оеса, кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Врезка

Ансар хәзрәт Мифтяхов, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы:

–  Тәнебез безгә җаныбыз кебек үк әманәт буларак бирелгән. Тәннең хуҗасы – Аллаһы Тәгалә. Ул безгә чиста тән биргән икән, без аңа аны шундый ук чиста хәлдә кире кайтарып бирергә дә тиешбез. Әгәр дә без аны төрле үзгәрешләр белән кайтарабыз икән, безгә Аллаһы Тәгаләнең ачуы, ләгънәте булачак. Әгәр кеше, берәр бәла-казага дучар булып, тәненә зәгыйфьлек килсә һәм ул аңа алга таба яшәргә комачауласа, ул вакытта тәнне, әгъзаларны төзәтергә, үзгәрешләр кертергә рөхсәт ителә. Әгәр бу эш Аллаһы Тәгалә биргән матурлыктан риза булмыйча, кемнедер кызыктыру, башкалардан аерылып тору, калышмау өчен эшләнә икән, ул гөнаһ санала.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү