Махсус операциядә катнашучыларга фатир алырга ярдәм итәчәкләр

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның туганнарына тораклы булырга ярдәм итәчәкләр. Казан мэриясе сайтында шундый карар чыкты. «Торак алуда кичектергесез ярдәм алуга хокуклы» дип тану турындагы карарга үзгәрешләр кертелгән.

Сүз социаль ипотека турында бара. Документтан аңлашылганча, моңа хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, инвалид калганнар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хәрби хәрәкәттә инвалидлык алучыларның яки һәлак булучыларның туганнары, хәрби хезмәтне үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары вәкилләренең туганнары, әсирлектә һәлак булучыларның һәм хәрби хәрәкәтләр барган җирләрдә рәсми рәвештә хәбәрсез югалган дип танылучыларның гаиләсе, махсус операция бурычларын үтәү өчен Украинага, ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә җибәрелүчеләр, махсус операция барган җирләргә юнәлтелеп, шунда һәлак булучыларның гаилә әгъзалары хокуклы.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү