Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашкан биш ветеранга һәм тыл хезмәтчәненә “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылуга 100 ел” медальләре тапшырды. Бу җәһәттән тиешле Указ республика Рәисе сайтында урнаштырылган.
Шулай итеп, Бөек Ватаны сугышында канашкан Илья Ванюков, Николай Левагин, Равил Хәкимов, тыл хезмәтчәннәре Александр Усцов, Халидә Хөсәенова медальләр белән бүләкләнде.
Бу бүләк аларга Татарстан файдасына күп еллар буе нәтиҗәле эшләүләре һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш кертүләре өчен бирелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat