Рәшит Фәтхрахманов: Никадәр драма уйнала тормышта, никадәр фаҗига!

Укучылар, бәлки, хәтерли торганнардыр: бу юлларның авторы Бөек Җиңү алдыннан классикага әйләнгән сәнгать әсәрләренә – кинофильмнарга, әдәби әсәрләргә мөрәҗәгать итә, шуларны искә алып моңлана. Якынлашып килүче Җиңү көне быел башка елларга караганда үзгәрәк. Үткән көз тыныч тормышны, гаиләләрен, балаларын, әти-әниләрен калдырып, байтак ир-егет көнбатышка ут эченә китте. Инде аларның байтагы ялга кайтып, гаиләләре кочагында булды, яңадан хезмәт урынына юнәлде. Күз яшьле очрашулардан соң кабат көнбатышка юл тотканнар арасында инде корбаннар да бар. Безнең күрше авылдан ике ир – шул корбаннар исемлегендә. Никадәр драма уйнала тормышта, никадәр фаҗига! Аянычы шунда: бәхетсезлекләрнең очы-кырые күренми.

Бүген иртән «Российская газета»ның телеграм-каналын ачуга, күзгә ике хәбәр килеп бәрелде. Краснодар краенда нефть базасы яна. Янгынның мәйданы – 1,2 мең квадрат километр. Алдагы көннәрдә генә Севастопольдә шундый янгын булды: мең квадрат метрда ягулык резервуарлары дөрләгән иде. Брянск өлкәсендә тәүлек эчендә икенче локомотив рельслардан төште, вагоннар ауды. Составлар икесе дә махсус хәрби операциягә йөк ташучылардан. Махсус хәрби операция террор актлары рәвешендә Россия төбәкләренә җәелә һәм югалтуларга каршы чара табып бетереп булмый. Автор рәсми хәбәрләрне генә файдалана, фейкларга игътибар итми. Без моннан сиксән елга якын элек булган шартларга параллель вазгыятьтә яшибез, шуңа күрә Икенче Бөек Ватан сугышы вакыйгалары да яңача күзаллана. Сәнгать әсәрләре дә бөтенләй башка күзлектән карала: фаҗига сиңа якыная, аны җаның-тәнең белән тоясың.

Совет чоры сәнгатенең шундый бер үзенчәлеге бар иде: иҗат иткәндә, бик туарыла алмыйсың. Цензура бугаздан ала. Нәтиҗәдә бик күп ура-патриотизм белән сугарылган әсәрләр мәйданга чыга. Аларда сугышның фаҗигале асылы артка чигә, патетика, күтәренке романтик тасвирлау, романтика өстенлек итә. Яшь буында иллюзия туа, тиктомалдан батырлык эшләү гипертеләге уяна. Табигый хисләр юыла. Әмма совет чоры сәнгате, бернигә карамастан, шундый әсәрләр дә бирде: алар үз вакытында халыкара танылу гына алып калмады, бүген дә йөрәккә үтеп керә, чөнки аларда тормыш сурәтләнә. Тарихның борылган мизгелләрендә исә тормыш чынлыгы әдәби уйдырмага караганда күпкә өстенрәк, күпкә калкурак. Озынга киткән сүз башын түзеп укыган укучы сизенә торгандыр: бүген сүз «Солдат турында баллада» фильмы турында барачак. Әйе, әйе, сугыш кырында көтелмәгән батырлык эшләп, орден урынына әнисен күрү һәм өй түбәсен ремонтлап килү өчен отпуск сораган унтугыз яшьлек Алексей драмасы турында сөйләшергә тели автор. Фильмдагы вакыйгалар хәзерге көнгә үзәк өзгеч параллель белән тоташалар. Параллельләр сюжет белән генә төгәлләнми. Фильмны төшерүче режиссер Горигорий Чухрайның язмышы да хәзерге көнгә аваздаш. Россиядә тарихны алдан әйтеп булмый, диләр бит. Сәнгать әсәренә бәя дә шулай ук: диаметраль капма-каршылыктан торырга мөмкин. Фильм 101 халыкара приз белән бүләкләнә, Канн фестиваленең махсус призын ала, итальян кинорежиссеры Паоло Пазолини аны «классиканың могҗизасы» дип атый, Американың мәшһүр актрисасы Лайза Минелли аны үсмер чагында, кайта-кайта, алты кат карый. Болар барысы да соңрак. Аңарчы Чухрайны Совет армиясен хөрмәт итмәүдә гаеплиләр. Тавыш чыга, милиция чакырталар. Студиянең гомум җыелышында фильм гаепләнә, режиссер партиядән чыгарыла. Ул чорда партиядән чыгарылу – синең алдыңда барлык ишекләр дә ябылды дигән сүз. Әсәрең «совет чынбарлыгын бозып күрсәтә» дигән тамга алса, иҗатчы буларак син беттең.

«Солдат турында баллада»га һәм аның авторына язмышта кискен борылыш әзерләнеп куелган була ләкин. Төшерүчеләрдән кемдер фильмны Алексей Аджубейга – «Известия» газетасының редакторына күрсәтә. Совет чорында «Известия»нең нәрсә икәнен бер сүз белән генә аңлатып булмый. Берничә шундый төп газета бар, аларның редакторлары илнең иң югары сәяси элиталары катлавына керә. Аджубей – газета редакторы гына түгел, ил җитәкчесе Хрущевның кияве дә. Хрущев фильмны караганда, безнең кебек тетрәнгәнме һәм елаганмы – анысы мәгълүм түгел, әмма «Баллада»ны Канн фестиваленә җибәрергә нәкъ менә ул әмер бирә. Бер елдан Чухрай Ленин премиясе ала, партиядә торгызыла. Нәрсәгәдер бәя биргәндә, гомуми шаукымга, гомуми психозга иярергә ярамавын искәртә бу хәлләр безгә.

Фильмның кыскача сюжетын искә төшерик әле. Катерина Скворцова авыл юлына чыгып баса. Шул юлдан аның улы фронтка китә. Һәм фронттан ялга кайтып, берничә минутка гына әнисен күрү бәхетенә ирешә. Сугыштан әйләнеп кайтырга вәгъдә бирә, ләкин вәгъдәсен үтәми. Объектив рәвештә үти алмый. Фильм башында кадр артындагы тавыш аның чит илдә һәлак булуын һәм җирләнүен хәбәр итә. Драма менә шулай башланып китә.

Фильмның кульминациясе исә 19 яшьлек элемтәче Алешаның (Алексей Скворцовның) сугыш кырында ташлап калдырылган танкка каршы мылтыктан атып, ике немец танкын яндыруы белән башланып китә. Ул аны, бәлки, батырлык эшлим дип эшләмәгәндер дә, куркудан аткандыр, әмма каһарманлык барыбер каһарманлык булып кала. Шул батырлыгы өчен орден урынына әнисе белән күрешү мөмкинлеге сорый да инде ул һәм алты көнгә отпуск ала. Аның белән хезмәт итүче Сергей Павлов тылдагы хатынына хәбәр һәм ике кисәк сабын тапшыруны үтенә. Менә шул ике кисәк сабын һәм Павловның аңа хыянәт итеп, башкага кияүгә чыккан хатынына бәйле эпизод Чухрайның карьерасын җимереп ташлый яза да инде. Фильмда Совет армиясен «дискредитацияли» торган башка эпизодлар да бар, әлбәттә. Товар вагонына утырырга омтылган Алешадан сакчы Гаврилкин бер банка тушенка белән ришвәт ала. Вагонда егетне Шура исемле кыз белән тоткач, тагын ике банка кыса. Бары тик Алешаның батырлыгын ишеткән Совет армиясе лейтенанты гына егетне сакчы башбаштаклыгыннан аралап алып, вагонда барырга рөхсәт итә. Шура белән Алеша арасында романтик мәхәббәт уяна, әмма егет кызга яратуы турында әйтергә өлгерми. Фильм соңга калу эпизодларыннан тора. Егет станциядә су алырга чыккач, поездга утырырга соңга кала. Һәм иң аянычы: әнисе белән күрешү вакыты берничә минутка кадәр генә калып кыскара. Ялның төп өлешен юл маҗаралары йотып бетерә. Бу сюжетны гаҗәп көчле сагышка төрә…

Фильмның язмышы да, сюжеты да гыйбрәтле. Ул безне көн вакыйгаларына башка югарылыктан карарга өйрәтә. Иң мөһиме: сугышта романтика юк, фаҗига генә барлыгын аңлата. Көчләрне һәм тырышлыкны шундый фаҗигаләр кабатланмасын өчен тупларга чакыра. Чакыра чакыруын, ләкин, кызганычка, тарих тырма өстендә биюләрдән тора шул. Хакыйкать артык ялангач булып тоела һәм без аңа карарга куркабыз. Эш узып, яшәеш драмага әверелгәч, хакыйкать яшерелә дә, аңа караудан тыялар.

Тема татар әдәбиятында Әмирхан Еникинең «Бер генә сәгатькә» хикәясендә дә яңгыраш таба. Ул хикәянең язылу тарихын беләм мин. Сюжеты – тормыштан. Әгәр дә безнең татарда кино сәнгате булса, «Кем җырлады?» хикәясе сценарийга әйләндерелеп киносюжет төшерелер иде. Талантлы кул белән эшләнсә, «Солдат турында баллада»дан ким булмас иде. Хәзер Канн фестивалендә дә, башка конкурсларда да бөтенләй бүтән критерийлар өстенлек итә. Шуңа күрә табигый хисләрне җырлаган ленталар аларда бүләк ала алмаслар инде. Әмма чор тилерүе артта кала ул, хакыйкать барыбер өстен чыга. Гомуми тилерүгә иярмичә, намусны саклап, кешелек дәрәҗәсен югалтмыйча яшәргә иде.

                                       Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү