Синоптиклар: Туфракта 8 градуслы кыраулар көтелә

Бүген Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан исә, тизлеге – 6-11 м/с, урыны белән 14 м/секундка кадәр җитә, дип хәбәр итә Татрстанның Гидрометеорология үзәге.

Казанда  көндез +10нан +12 градуска кадәр җылыта. Татарстан территориясендә бүген яңгырлар көтелми. Һава температурасы көндез 9-14 градуска кадәр җылыныр дип фаразлана.

Төнгә тагын суыта: 0 дән 2 градуска кадәр җылы була. Урыны белән һавада һәм туфракта — 5 градуслы кыраулар төшәчәк. Көнчыгыш районнарда тагын да җитдирәк хәл: туфракта -8° градуслы кырау булырга мөмкин.

Иртәгә көндез +11дән +16 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана.


Фикер өстәү