Капитуляция
1945 елның 8 маенда Карлсхорст дип аталганБерлин бистәсендә Европа вакыты буенча 22 сәгать 43 минутта (Мәскәү вакыты буенча 9 майда 0:43) фашист Германиясенең берсүзсез капитуляциясе турында актлар имзалана.
Актны тантаналы имзалау маршал Жуков рәислегендә уза. Төп өстәл артында союздаш держава вәкилләре урнаша. Залда гаскәрләре Берлинны алган совет генераллары, шулай ук күп кенә илләрнең журналистлары була.
СССРда Германия капитуляциясе турында 1945 елның 9 маена каршы төндә игълан ителә, һәм Иосиф Сталин боерыгы буенча Мәскәүдә меңләгән коралдан гаять зур салют бирелә. СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 9 май Җиңү көне дип игълан ителә.
Зур күченеш
1713 елның 8 маенда Россия башкаласы Мәскәүдән Санкт-Петербургка күчерелә. Төньяк сугыш вакытында Россия империясе Балтыйк диңгезенә чыгу юлын ача, анда Европа кануннары буенча төзелгән беренче шәһәргә нигез салына. Шәһәр 1918 елга кадәр башкала булып кала.
Казанда парфюмерия фабрикасы ачыла
1942 елда Казанда парфюмерия фабрикасы төзелә. Анда 50 хезмәткәр эшли, бер сменага 4-5 мең флакон чыгаралар. Ассортиментта духи, одеколон, пудра, теш порошогы була. 1967 елда предприятие исемен «Аромат» фабрикасына алыштыралар һәм 200 меңнән артык төр продукциячыгаралар.
Җир шары тирәли сәяхәт
1999 елның 8 маенда Казанга 1997 елның 30 августында башланган сәяхәттән North Star яхтасы әйләнеп кайта. Бу Россия тарихында Җир шары тирәли агач көймәдә беренче сәяхәт була, өстәвенә команда әгъзалары арасында бары тик бер генә кеше тәҗрибәле моряк – капитан Олег Тюрин була. Сәяхәт вакытында команда Сомали пиратлары белән дә, коточкыч штормнар белән дә очраша.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat