Кан белән сугарылган сугыш эзләре җуелмый

Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр төркеме, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, Белоруссиядә яшәүче татарлар белән күрешеп, аралашып, сәфәр кылып кайтты. Алар бу илдә ниләр күргәннәр, нинди тәэсирләр белән кайтканнар? Конгрессның Төбәкләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһановтан шул хакта сораштык.

– Альберт Әхмәтҗанович, бер атна буена сузылган сәфәрдә күңелгә иң уелып калганы ни булды?

– Мөгаен, Бөек Ватан сугышына кагылышлы вакыйгалардыр. Бу минем үземә дә бәйле. Әтием Әхмәтҗан Борһанов нәкъ менә Витебскины азат итү өчен сугышларда башта «Батырлык өчен» медаленә, аннан Полоцк шәһәрен азат иткән өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Сәфәребезнең төп максаты Бөек Ватан сугышы тарихын барлау, Белоруссия кырларында ятып калган якташларыбызны искә алу, аларның рухына дога кылу һәм Минскида «Беларусь Республикасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман» темасына халыкара фәнни-гамәли конференция уздыру иде.

– Ниләр күрдегез?

– Безне башта Витебск өлкәсендә урнашкан «Рыленки» каберлегенә алып бардылар. Анда бу төбәкне фашистлардан азат иткәндә һәлак булган 9,5 мең Советлар Союзы солдаты җирләнгән. Татар фамилияләре дә күп. Араларында танылган татар композиторы, «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллин да бар. Ул 1943 елның октябрендә Дубровенск районында һәлак була. Район үзәге булган Дубровно шәһәрендә Фәрит Яруллин исемен йөрткән сәнгать мәктәбе дә бар. Ул 2017 елда ачылган. Мәктәп бакчасында композиторга һәйкәл дә куелган. Районның төбәк тарихын өйрәнү музеенда Фәрит Яруллинга багышланган аерым витрина да оештырылган. Анда композиторның берничә фотографиясе, биографиясе, ноталар, «Шүрәле» балеты афишалары, һәйкәл ачу тантанасыннан фотолар куелган.

Таныш исемнәр тагын да очрады әле. «Казанские ведомости» газетасы мөхәррире Венера Якупованың бабасының әнисе Әнвәр Якупов каберенә юлыктык. Үзебезнең арада да алдан белешеп, әзерләнеп килүчеләр булган икән. Питрәч районының Чыты авылы мәдәният йорты мөдире, блогер Миңнур Шәмсетдинов авыл зиратыннан алынган берничә уч туфракны «Рыленки» каберлегенә салды. Ул тарих белән дә кызыксына. Алты авылдашы Белоруссиядә ятып калган. «Авылда әбиләр, сугышта ятып калган ирләрен сагынып, каберләренә бер уч туган җир туфрагы салу турында хыяллана иде. Шул искә төште», – ди. Берсенең фамилиясен, 1895 елгы Абдулла Камалов дигәнен шул мемориалдан тапты да ул. Әйтергә кирәк, эзтабарлар якын-тирәдәге урманнардан, сазлыклардан сугышчыларның калдыкларын һаман да таба тора әле. Мемориаль такталарга ел саен яңа исемнәр өстәлә бару шуның белән аңлатыла.

Белоруссиядә Бөек Ватан сугышына караган каберлекләр бик күп. Дубровно шәһәреннән соң Копти авылында булдык. Биредә Белоруссияне фашистлардан азат иткәндә һәлак булган татарларга аерым мемориаль такта куелган. Анда 10 меңнән артык татар һәлак булганлыгы язылган. Белоруссиядә ятып калган татар сугышчылары – Советлар Союзы Геройлары исемлеге дә уеп куелган. 14 Герой арасында Газинур Гафиятуллин, Ольга Санфирова исемнәре бар. «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов әлеге исемлектә Актаныш районы Татар Әҗбие авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемен тапты. Ул 19 яшендә һәлак була. Копти авылындагы мемориаль комплекс армия генералы, заманында Хәрби фәннәр академиясе президенты булган Мәхмүт Гәрәев инициативасы белән эшләнә. Ул үзе дә шушы җирләрне азат итүдә катнаша.

– Җирле халыкның безнең сугышчылар каберлекләренә мөнәсәбәте ничек?

– Мондагы мөнәсәбәтләргә гаҗәпләнерлек тә, сокланырлык та. Барысына да зур хөрмәт белән карыйлар. Минск районы хәрби комиссары Дмитрий Годун каберлекләрне саклауга мәктәп укучылары да җәлеп ителгәнен әйтте. Минск районындагы Волковичи авылы янында Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Кызыл Армия капитаны Әдһәм Кәримов җирләнгән урында да мемориаль комплекс төзелгән. Безнең төркем аны ачу тантанасында катнашты. Каберенә чәчәкләр салдык. Нәселе буенча чыгышы Казаннан булган, Казахстанда туып-үскән татар каһарманы 1944 елның 7 июлендә 28 яшендә һәлак була. Мемориаль комплекс Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән. Ә исемен мәңгеләштерүне Казахстанның татар һәм башкорт ассамблеясы җитәкчесе, мәрхүмнең туганнан туганы Тәүфыйк Кәримов оештырган. Авылның зиратка бара торган урамына да Әдһәм Кәримов исеме бирелгән.

Витебск шәһәрендә Советлар Союзы Герое Минай Шмырев музее белән таныштык. Биредә партизаннар эшчәнлегенә бәйле истәлекләр саклана. Безнең өчен иң мөһиме 825 нче Идел татар легионының 1943 елда Көнбатыш Двина елгасы буенда партизаннар ягына чыгу тарихы булды. Хәтерләсәгез, бу вакыйга Муса Җәлилнең «Двинага» шигырендә дә тасвирлана. Музей хезмәткәрләре бу тарихны җентекләп өйрәнгән, моңа бәйле бик күп документлар тупланган. Бер уйласаң, гаҗәп инде: тарихыбыз белән читләр кызыксына, безнең әллә ни ис китми кебек.

Татар эзе Брест ныгытмасында да сакланган. Биредә Питрәч районының Әлбәдән  авылында туып-үскән Петр Гавриловның 1945 елда тутырылган шәхси карточкасының күчермәсе саклана.  Әлеге документта аның милләте татар дип күрсәтелгән.

– Татарлар тарихы белән беренче чиратта, мөгаен, Белоруссиядә яшәүче милләттәшләребез кызыксына торгандыр?

– Анысы да бар. Без бит инде юкка гына, милләттәшләребезне барлап, халыкара фәнни-гамәли конференция үткәреп кайтмадык. Анда конгрессның Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев та, гомумән, 100гә якын кеше катнашты, 50 галим һәм төбәкче чыгыш ясады. Милләттәшләребез Мари Иле республикасы, Пермь крае, Омск, Оренбург, Пенза, Яросавль, Түбән Новгород өлкәләреннән дә килгән иде. Белоруссиядә яшәүче милләттәшләребез андагы татарларның тарихын һәм хәзерге тормышын чагылдырган күргәзмә дә  оештырган иде. «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсен Эльвира Левшевич җитәкли. Ул Башкортстанның Кушнаренко районындагы Шәрип авылында туып-үскән. Кияүгә чыккач, Белоруссиягә күченгән. Татар телендә бик иркен аралаша. Эльвира даими төстә чараларга 130лап татарның йөрүен әйтте. «Милләттәшләребезне берләштереп кенә калмыйбыз, Белоруссия халкына милли моңнарыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне танытабыз», – диде. Ул Белоруссия татарларының «Ләйсән» фольклор ансамблен дә җитәкли. Анда бер казах кызыннан кала барысы да татарлар. Киемнәре дә искитәрлек, махсус дәүләт программасы кысаларында тегелгән. Кызларның аякларындагы читекләр Арчаныкы булып чыкты. Татарстан бүләге икән. Татар телен югалтмас өчен, әдәби китаплар укйлар. Үзара да, гаиләләрендә дә туган телдә аралашырга тырышалар. Якшәмбе мәктәпләрендә дә татар телен өйрәнергә була.

– Бөек Ватан сугышына кагылышлы вакыйгалар күңелгә  уелып калды дип әйтүегез, чыннан да, хак булып чыкты. Бу хисләр сезне Белоруссия чиген үтеп чыккач та ташламаган. Смоленск өлкәсенең Вязьма шәһәрендә һәлак булган солдатларга, Советлар Союзы Герое Ефремовка куелган һәйкәл нәрсәсе белән җәлеп итте?

– Анда кагылмыйча берничек тә үтеп китә алмадык. Беренчедән, бу һәйкәл Бөек Ватан сугышы истәлегенә салынган беренче монумент булып исәпләнә, икенчедән, анда шулай ук бик күп милләттәшләребез ятып калган. Аларны да догадан калдырмадык. Тарихтан билгеле булганча, 1941 елның октябрендә Вязьмада иң зур бәрелешләрнең берсе башлана. Гитлер, Мәскәүгә барып керү максаты белән, бу юнәлешкә иң куәтле армиясен җибәрә. Советлар Союзына Мәскәү янында көч туплау өчен, фашистларны Ржев белән Вязьма арасында тоткарлап торырга кирәк була. Кызыл Армия, зур югалтулар хисабына булса да, максатына ирешә. 1942 ел башында Вязьманы азат итү өчен генерал Ефремов җитәкчелегендәге армия җибәрелә, әмма ул чолганышта кала. Шулай булса да, ике ай ярым чамасы дошманнарга каршылык күрсәтә. Сталин генералны коткарырга самолет җибәрә, әмма ул китми. Каты яралана. Әсирлеккә төшмәс өчен, соңгы патронын үзенә ата.

Кан белән сугарылган сугыш эзләре җуелмый. Әмма бу эзләрне мыскыл итүчеләр дә, белоруслар кебек кадерләп саклаучылар да бар. Без бу сәфәрдән Белоруссия халкына бик рәхмәтле булып кайттык.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү