Татарстан Рәисе Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә дәүләт министры белән очрашты

Бүген AIM Global 2023 Еллык инвестицион форумы киңлекләрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә Дәүләт министры Тани Әхмәт Әл-Зәйүди белән очрашты. Яклар төрле вакытта күп тапкырлар очрашкан һәм шуңа күрә диалог дустанә шартларда узды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә дәүләт министры Тани Әхмәт Әл-Зәйүдигә яңа очрашу мөмкинлеге һәм ел саен үткәрелә торган инвестицион форум эшендә катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

«Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында икътисадый һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә элемтәләр киңәйә, глобаль һәм төбәк көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр буенча тыгыз координация саклана, сәүдә һәм инвестицияләр хезмәттәшлеге үсүен дәвам итә. Россия-Әмирлекләр товар әйләнешенең яхшы үсешен, һичшиксез, канәгатьлек белән билгеләп үтәргә мөмкин. Былтыр ул 6 млрд АКШ доллары тәшкил иткән һәм үсеш 10%тан артып киткән», — дип билгеләп үтте ТР Рәисе һәм дәвам итте: «Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә. Татарстан делегацияләренең сезнең илгә визитлары яхшы традициягә әверелде. Без БГӘ җитәкчелеге белән даими очрашып торабыз. Бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләре —  икътисадый элемтәләрне үстерү өчен иң кызыклы партнерларның берсе. Сезнең илнең эшлекле даирәләре —  Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисадый форумында даими катнашучылар. Быел да сезнең ил делегациясен көтәбез».

Яклар «KazanForum»да Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясенең катнашуы турында фикер алыштылар. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә дәүләт министры Тани Әхмәт Әл-Зейүди илнең бизнесменнар һәм дәүләт структуралары вәкилләреннән торган делегациясен шәхсән катнашырга һәм җитәкләргә планлаштыра.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмәдәшенә рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасының теләсә кайсы дәрәҗәдәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясен шатланып каршы алачагына ышандырды.


Фикер өстәү