Махсус хәрби операциядә катнашкан ирнең галәсен ишәюләре белән котларга район башлыгы килгән

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсен сабыйлары тууы белән котлады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Әлеге гаилә кызлары туу белән «күпбалалы»статусына ия булган. Моңа кадәр бу гаиләдә ике малай үскән, хәзер кызлы да булганнар.

Яшь әнине һәм ялга кайткан хәрбине район башлыгы котлаган, гаилә башлыгына зур рәхмәтен дә ирештергән.


Фикер өстәү