Владимир Путин чит ил җитәкчеләрен һәм халыкларын Җиңүнең 78 еллыгы белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Җиңү көне алдыннан чит ил лидерларына һәм халыкларына котлау телеграммалары юллаган. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Котлаулар Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Абхазия, Көньяк Осетия башлыкларына, шулай ук Грузия һәм Молдова халыкларына җибәрелгән. Путин сүзләренчә, Җиңү көне — фронтта һәм тылда батырлыклары туган җир иреген саклап калырга ярдәм иткән кешеләргә тирән хөрмәт һәм рәхмәт белдерү вакыты ул.

«Бүген безнең әхлакый бурычыбыз — ата-бабалар васыять итеп калдырган дуслык һәм үзара ярдәмләшү традицияләрен саклау, Бөек Ватан сугышы турында тарихи хакыйкатьне бозуга, нацистларны, аларның ярдәмчеләрен һәм идея варисларын аклауга юл куймау», — диелгән Россия Президенты телеграммасында.

Бөек Җиңү мирасы киләчәктә дә дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итүенә ышанычын белдергән ул. Владимир Путин барлык ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә рәхмәен җиткергән.


Фикер өстәү